Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 8 яшьлек кыз батып үлгән

Тукай районында була бу хәл

Олыларга баланы коткарып калу өчен берничә секунд җитми. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итә.

Аның сөйләвенчә, республика территориясендә урнашкан коры эссе һава торышы аркасында кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда 18 градустан да артмый.

Судагы фаҗигале хәл ТР Тукай районы Комсомолец бистәсендә була. Кыз җирле буага су коенырга киткән. Ачыкланганча, сулык төбенең рельефы кискен тирәнәя икән. Нәтиҗәдә, бала ярдан суга таелып төшә һәм куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткарып кала алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X