Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда -24 салкыннан соң җылыта

Чәршәмбе, 21 декабрьдә, төнлә тагын аз гына кар явуы көтелә.

Көндез атмосфера басымы арту белән кар көнчыгыш районнарында гына яварга мөмкин. Төнлә минус 10-15, аязганда 20 градуска кадәр, көндез — минус 6-11, аязганда минус 14 градуска кадәр фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 22 декабрьдә, төнлә явым-төшемсез, температура минус 13-18, аязганда 24 градуска кадәр төшәчәк. Көндез атмосфера фронтлары төньяк-көнбатыш циклонны үткәндә кар, юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил көтелә, температура минус 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк.

23 декабрь, җомга һәм 24 декабрь, шимбә көннәрендә республика циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары тәэсирендә булачак. Кар, дымлы кар, урыны белән яңгыр, буран һәм көчле җил кебек явым-төшем фаразлана. Төнге сәгатьләрдә — нульдән 5кә, көндез - минус 2дән плюс 3 градуска кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев