Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 10 яшьлек укучы хуҗасыз канализация коесына егылып үлгән

Тәтеш шәһәрендә фаҗига була.

Малайның гәүдәсен 22 февральдә кое төбендә кичке 22.00 сәгатьтә табалар.

Җирле халык сөйләгәнчә, дәресләр тәмамланганнан соң, малай әнисенә телефон аша тиздән өйдә булачагын хәбәр иткән, әмма гаиләсе янына кайтмаган.

Телефоннан баласы җавап бирмәгәч, әнисе борчыла башлый. Малайны эзләргә Тәтеш халкы, җирле полиция чыга.

Кич белән аның гәүдәсе канализация кое төбендә табыла.


Тәтешлеләр билгеләп үткәнчә, алар түрәләргә шәһәрдә хуҗасыз коелар бихисап булуы хакында мөрәҗәгать иткән, аларның күбесендә инде люклар юк.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин фаҗига факты буенча кузгатылган җинаять эшен шәхси контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X