Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хәрби комиссариатында мобилизацияләнүчеләргә ялны ничек алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Махсус операция зонасында хезмәт итүче мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәргә аның гаризасы нигезендә ял бирелә.

Бу хакта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.

"Мобилизацияләнгән һәр хәрби хезмәткәр контракт буенча хезмәт итүчегә тиң. Контракт буенча хәрби хезмәткәр, әгәр аңа командир шундый хокук бирә икән, еллык отпуск алырга законлы төстә хокукы бар», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткәрнең ял итүнең бер өлеше 15 тәүлектән дә ким була алмый. Аның гомуми озынлыгы 30 тәүлек.

Хәрби комиссариатта шулай ук мобилизацияләнүче кешегә гаилә шартлары буенча ял бирергә мөмкин булулары турында хәбәр итәләр: "Гариза нигезендә, әйе, ярты елдан ял итү хокукы бирелә, бер елдан соң. Бер ел хезмәт итәргә тиеш ", - дип җавап бирделәр анда хезмәтнең күпме вакыты узгач ял итәргә хокук бирелә дигән сорауга.

Шулай итеп, 2022 елның ноябрендә махсус операциягә киткән Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең ял итү хокукы апрель аенда була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев