Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутатлар «Татарстан Республикасы Рәисе» атамасын хуплады

Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте.

ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.

Дәүләт Корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, рус телендә бу атама «Глава - Раис Республики Татарстан» дип гамәлгә кертеләчәк, ә кыскартылган варианты нигезендә, «Раис Республики Татарстан» дип кенә дә атарга мөмкин булачак.

Закон проекты парламент президиумы тарафыннан кертелгән. Кичә комитет утырышында депутатлар тәкъдим ителгән варианты белән килешмәде. Федераль Закон нигезендә, «Глава» яки «Башлык» дип кенә түгел, башкача атау мөмкинлеге дә искәртелде.

«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы - «Татарстан Президенты Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аңа Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Альберт Хәбибуллин.

Татарстан Президенты Рәисе дип кабул итәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та өндәде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «компромисс вариант кабул ителде» дип әйтте.

Закон проекты өчен 78 депутат тавыш бирде, өчесе - каршы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/deputatlar-tatarstan-respublikasy-raise-atamasyn-xuplady-5864706

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев