Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан полицейскийлары автомобильләрне урлау сериясендә шикләнелүчеләрне тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегенең кизү частенә атна дәвамында җирле гражданнардан, аларның транспорт чараларын хокуксыз алу, шулай ук автомобильләргә зыян китерү турында гаризалар килгән.

Оператив-эзләү чаралары барышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе оперативниклары Яшел Үзән районы буенча хезмәттәшләре белән берлектә, 16 һәм 17 яшьлек ике яшүсмерне автомобильләр урлау сериясендә шикләнеп тоткарланган.

Законсыз гамәлләрне яшьләрнең хулиганлык ниятеннән эшләүләре ачыкланган.

Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев