Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулларны көчле салкыннар аркасында озайттылар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә кышкы каникулларның ике көнгә озайтылуын хәбәр итте.

Ял көннәрен укучыларга язгы каникуллар хисабына арттырдылар.


"Кискен суыту һәм көчле салкыннар сәбәпле, мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертелде. Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникуллар язгы каникуллар хисабына ике көнгә озайтылды", - диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

 

Министрлык шулай ук мәктәпләрдә нинди очракларда дәресләр булмаячагын искәртте.

 

‼Авыл мәктәпләрендә дәресләр булмаячак:

• башлангыч сыйныфлар өчен 23 градус салкын булса;

• 5-9нчы сыйныфлар өчен 25 градус салкын булса;

• 10-11нче сыйныфта укучылар 30 градус салкын булганда өйдә калачак.

‼Шәһәр мәктәпләрендә дәресләр гамәлдән чыгарылачак:

• башлангыч сыйныфлар өчен 25 градус салкын булса;

• 5-9нчы сыйныфлар өчен 27 градус салкын булса;

• 10-11нче сыйныфта укучылар 32 градустан түбән булганда мәктәпкә бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X