Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан гаиләсе төнге юлда өши язган

Татарстан коткаручылары юлда машиналары ватылып калган ир-хатынлы юлчыларга өшергә ирек бирмәгән.

Әлеге хәл М-7 трассасының 956 нчы чакрымында - Мамадыш районында 03:50-04:30 сәгать аралыгында булган. Юлчыларның "МАЗ" йөк машинасы төнлә трассада ватылып кала. Алар туңа башлагач 112 коткару хезмәтенә шалтырата. Урынга килеп җиткән коткаручылар аларны якындагы кунакханәгә илтә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның 17 ноябреннән быелның 25 гыйнварына кадәрге аралыкта туңу һәм өшү аркасында республикада 662 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Алар арасында 16 бала да бар. 159 кеше хастаханәгә салынган, аларның өчесе - балалар. Туңу һәм өшү аркасында 10 кеше үлгән. Башлыча алар - йортсыз кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X