Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнүче ир-егетләребезгә 720 төргәк чәк-чәк һәм газ плитәсе җибәрергә җыена

Төрле мөхтәсибәтләр ТР Диния нәзарәтенә җыелган азык-төлек һәм башка кыр шартларында кирәкле әйберләр тапшырган инде.

Төрле мөхтәсибәтләр ТР Диния нәзарәтенә җыелган азык-төлек һәм башка кыр шартларында кирәкле әйберләр тапшырган инде. Аерым алганда, Казанның 1нче пекарнясы сугышчылар өчен гомуми авырлыгы 130 килограмм булган 720 чәк-чәк савыты тапшырган.

Балык Бистәсе мөхтәсибәте үз чиратында мөфтияткә 90 мең сумлык озак саклана торган азык-төлек, 18 мең сумлык медикаментлар, 50 пар җылы оекбаш һәм газ плитәсе китергән.

Шул ук вакытта хәләл азык-төлек, дарулар, эчке кием һәм оекбаш, гигиена әйберләре, электрон чаралар, портатив газ плитәләре һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуга акча җыю дәвам итә. Теләге булган һәркем акча кертә ала. Акча җыюны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гамәлгә ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X