Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе язын җылылык өчен түләүдә ничек экономияләргә кирәклеге турында сөйләде

Һава торышы буенча җылылык бирүне җайга салу җиһазы яз һәм кышкы чорда җылыту өчен тотылган суммаларның 25-30 процентына кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы - баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов хәбәр итте.

«Бу тышкы һава температурасына карап, күпфатирлы йортка җылылык җибәрүне көйли торган җайланмалар. Җайланмалар көзге һәм язгы чорда - төнлә салкын, көндез җылы булганда нәтиҗәле.

Бу вакытта алар, белгечләр бәяләвенчә, 25-30% җылылыкны экономиялиләр. Көн белән төн арасында температураның кискен үзгәрүе булмаганда, җылылык бирүне көйләү җайланмаларында ихтыяҗ юк», - дип аңлатты белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев