Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Танаенда татар-башкорт көрәше булып узды

Татар Танаенда район яшүсмерләре милли көрәш турнирында көч сынашты Милли татар-башкорт көрәше гомер-гомергә батырларны үзенә җәлеп иткән. Көрәшү, батырлык, кыюлык безнең милләтебезнең бер үзенчәлекле сыйфаты булып тора. Яшь егетләр дә көрәшеп чыныга.

Хәзер көрәш спорт төре буларак безнең республикада да популярлык казана. Яшел Үзән спорт көрәше мәктәбендә көрәш белән 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә.

20 декабрьдә Татар Танае авылы урта мәктәбенең спорт залында Яңа ел бөйрәме уңаеннан "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ призына яшүсмерләр арасында көрәш буенча район турниры булып узды.

Мондый ярышлар беренче елын гына үткәрелми. Быелгы ярышта районның спорт мәктәбе филиалларында шөгыльләнүче яшүсмерләр остазлары - тәҗрибәле тренер-укытучылар Ирек Зәйнуллин, Фирдүс Зәйнуллин, Илшат Камалиев, Илдус Рәхимов, Камил Хәмидуллин җитәкчелегендә мәйданга чыгып көч сынашты. Хәзер батырларның яңа буыны үсеп килә.

Киеренке көрәштән соң батырларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

Үз яшь категорияләре буенча I урынга лаек булган яшүсмерләр: Заһидуллин Рәмзис (Күгәй); Әхмәтшакиров Илнур, Гарифуллин Мирзанур, Мөхәммәтгалиев Айнур, Таҗиев Нияз (Карагуҗа); Менделуц Эдуард, Әхмәтҗанов Айрат, Зиннәтуллин Диас (Татар Танае); Ганиев Булат (Мулла Иле); Сафин Динар, Яруллин Инсаф (Яшел Үзән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев