Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Исламы халкы яңа юлдан канәгать түгел 2нче кисәк

- Беренчедән, түбән өлештә калган ике өйгә без куркынычсыз төшү-менү урыннары эшлибез; икенчедән юл тирәләрен тигезләп һәм шулай ук мәчет каршына декоратив үлән чәчәчәкбез; өченчедән таләпләренә туры китереп яңгыр сулары үтү юллары эшләнәчәк; кар суы да, көчле яңгыр да бу тирәдәге өйләргә куркыныч китермәс. Дөресен әйткәндә, кагәзьдә барысы да матур...

- Беренчедән, түбән өлештә калган ике өйгә без куркынычсыз төшү-менү урыннары эшлибез; икенчедән юл тирәләрен тигезләп һәм шулай ук мәчет каршына декоратив үлән чәчәчәкбез; өченчедән таләпләренә туры китереп яңгыр сулары үтү юллары эшләнәчәк; кар суы да, көчле яңгыр да бу тирәдәге өйләргә куркыныч китермәс.
Дөресен әйткәндә, кагәзьдә барысы да матур һәм уңайлы.... Ничектер коры сүзләргә генә ышанып бетәсе килми иде... Хәер, әле 1 июльгә кадәр вакытыбыз бар, нәтиҗәсен күрербез. Әгәр дә эш белән канәгать булмасак, безне «икенче юл» көтә...
Исегезгә төшерәм, бу юл төзелешенә каралган сумма 12 млн-нан артык. Ә озынлыгы 1км 400метр. Авыл эченә вак таш түшәләчәк. Монысы белән килешергә була, чөнки асфальт булса, яңа юл мәчеткә кадәр генә булыр иде һәм зур тракторлар йөргәндә аңа зыян килүе дә бик ихтимал.
Димәк, бу өлешендә халыкка файдалы ысул сайланган. Уңай нәтиҗәсен көтәсе генә кала.
Татар Исламындагы нәтиҗәле сөйләшүдән соң, район җитәкчелеге Норлат җыенына килде. Элеккеге район үзәге халкының активлыгына сокланырлык иде бу юлы: сораулар күп, фикерләре төпле, эмоцияләренең күп булуы да мөһим дип саныйм мин. Җирлек башлыгы хисабына тукталып тормый гына 2016 ел планнарына күчәм. Агымдагы елда үзсалым акчасын автомобиль юлларын, су торбаларын һәм канализацияне ремонтлауга , урам утларын тотуга юнәлтәчәкләр. Халыкның күпсанлы сораулары буенча акчаның бер өлеше авыл территориясен, шул исәптән зиратны, балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә юнәлтеләчәк. Җирлек башлыгы юлларны паспортлаштыруга да тукталды, ә бу бик мөһим. Паспорты юк икән, димәк, дәүләттән юлны ремонтлау өчен акча бирелми дигән сүз. Халык иминлеге дә беренче планда, шуңа күрә үзсалымның тагын бер өлеше янгын сүндерү чыганакларын тотуга һәм объектларны ремонтлауга тотылачак. Чыгымнарның соңгы юлы - йортларны нумерацияләү, урам исемнәрен һәм күрсәткечләрне яңарту.
- Боларның барысы да үзсалым программасы буенча республика ярдәме булганда гына эшләнәчәк. Тормышыбызны яхшырак итү өчен бу программадан файдаланмау юләрлек булачак. Дәүләтнең мондый ярдәме белән барлык төбәкләр дә мактана алмый, - диде, җирлек башлыгы Ренат Баһаветдинов чыгышын йомгаклап, район җитәкчесе Александр Тыгин.
Соңыннан инде сораулар башланды. Кайберләрен мин дә китереп китәм.
- Шәһәрдә урам утлары төн буе яна. Ни өчен бездә аны 23 сәгатьтә сүндерәләр. Салымнарны түлибез икән, кай җиребез белән без башкалардан ким?
- Норлат авыл җирлеге башлыгы чыгышында урамнарны яктыртуга 800 мең сум акча тотылуы турында әйтте. Бу - зур сумма. Барыгыз да җирлек бюджеты нәрсәләрдән торуын беләсез. Әгәр акчагыз­ны урамнарны яктыртуга тоту турында карар кабул итәсез икән - урамнар төнге икегә кадәр якты торачак. Әмма... ә юллар нинди акчага чистартылачак? Ә шәһәрдә җыелган салымнар үзен аклый, авыл җирлекләренә дә бераз кала әле, -дип җавап бирде район җитәкчесе.
Икенче сорау Мирас Низамовтан:
- Без инде берничә ел үз җиребезне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдән торак пункты билгеләнешендәгегә үзгәртә алмыйбыз, ягъни үз милкебез торган җиребезне рәсмиләштереп булмый.
- Җирне бер категориядән икенчесенә бары тик суд карары белән генә күчереп була. Яшел Үзән районы суд органнарына мөрәҗәгать итегез.
Шулай ук медицина полислары турында да сорау булды. Александр Васильевич районның баш табибы Илгиз Һидиятовка полисларны коллектив рәсмиләштерү мөмкинлеге турында сорауны хәл итәргә кушты, пенсионерлар бер документ өчен шәһәргә берничә тапкыр йөрерлек булмасын.
Һәм тагын, хөрмәтлеләрем, мине Норлатта яшәүченең бер фразасы тетрәндерде.
- Ни өчен Норлат авылы үлеп бара? Без бит кайчандыр район үзәге идек, ә хәзер безне ниндидер кечкенә бер Тау Иле, Ислам, Айдар белән чагыштыралар...
Миңа калса, бу сорауны Норлатта яшәүчеләрнең үзләренә бирергә була. Бердәмлек, активлык кирәк, җәмәгать! Шунда гына артка таба түгел, алга таба барачакбыз.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X