Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасына «югалып торган» ике җырчы кайта

«Татар эстрадасына элек актив иҗат иткән 2 җырчы кайтып килә», – дип хәбәр итә популяр алып баручы Фәнил Вакказов үзенең социаль челтәрендә.

Алар – Альберт Вәлиуллин һәм татар дискотекалары йолдызы, «Дөбер-Шатыр» төркеме солисты Илназар.

«Альберт Вәлиуллин 2 «мощный» җыр белән сәхнәгә кайтып килә, дуслар. Икесен дә җан дустым Булат Шәрипов иҗат иткән. Егетләр, үпкәләмәгез, бу җырны быелгы туйларда башкармый булмас.

Альберт элек тә җырлый иде. Аның: «Пар энҗедәй күзләреңә карап туялмам, җаным», – дигән матур җыры бар иде. Хәзер иҗатка ныклап тотынган.

Илназар да эстрадага кайтып килә. «Синең «вкус» бар бит, дускай, тыңлап карале», – дип, «Телеграм»га яңа җырларын җибәрде. Киләсе елга концерт куярга җыена икән», – дип сөйләгән Фәнил дуслары турында.

Альберт Вәлиуллинның бу көннәрдә «Араларга ятлар кермәс» дигән җырының клибы да чыкты. Илназар исә соңгы елларда композитор буларак актив иҗат итте, бик күп популяр җырчыларның репертуарын яңа җырлар белән тулыландырды.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев