Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасы йолдызлары «Барысы да Җиңү өчен!» марафонында катнашачак

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында узачак телевизион марафонында татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин катнашачак.

Марафонның башлап йөрүчесе — Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR-кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Марафон 23 нче февраль, көндезге 10да башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев