Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган актриса автобус тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган

Дубляж актрисасы Елена Шульман Санкт-Петербургта автобус тәгәрмәчләре астында һәлак булган.

Бу хакта 9 апрельдә «Известия» чыганагы хәбәр итә.

Юл Һәлакәте 8 апрель кичендә Загородная юлында була. Шульманны тукталышта торган вакытта автобус таптый. Хатын-кызны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар, ләкин аны табиблар коткарып кала алмыйлар.

Елена Шульман «Нева-фильм», «Ленфильм» студиясе, ТРК 5 канал белән хезмәттәшлек иткән һәм чит ил фильмнарын һәм сериалларын дубляж итү белән шөгыльләнгән. Ул Кирстен Данст, Моника Беллуччи, Джулия Робертс һәм башка йолдызларны яңгыраткан. 2023 елның 10 апрелендә аңа 54 яшь туылрга тиеш була.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев