Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия»

️️️Роспотребнадзор кисәтә!

Талпаннар активлыгы сезоны башланды. Шуңа бәйле рәвештә, ведомствоның эпидемиолог белгечләре 15-26 майда талпан энцефалитын һәм башка куркыныч авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.

 
Талпаннар бөтен Россия территориясендә таралган. Зарарланган талпан тешләгәндә кеше төрле инфекцияләр йоктырырга мөмкин. Аларның иң куркынычлары талпан энцефалиты, боррелиоз (Лайм авыруы), туляремия. Бу авырулар авыр һәм кире кайтарылмас нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: паралич, баш мие функцияләренең бозылуы, буыннар һәм эчке органнар зарарлануы.


Кайнар линия» кысаларында белгечләр үзләрен талпан тешләвеннән ничек сакларга, нинди репеллентлардан файдаланырга, дача участогын ничек эшкәртергә, ничек дөрес киенергә, нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар. Моннан тыш, гражданнар талпан энцефалитына каршы вакцинация турында белә алачак.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны: 8-800-555-49-43 (бушлай). Операторлар шалтыратуларны тәүлек әйләнәсе кабул итә. Аерым мәсьәләләр буенча шалтыратулар Роспотребнадзорның территориаль органнарына һәм оешмаларына юнәлтелә. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш режимына туры китереп үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев