Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талантлы син, Яшел Үзәнем!

Фаил Шәфигуллин, Афзал Шамов,  Эльмира Шәрифуллина, Юныс  Сафиуллин, Фирдәвес Зариф -  болар Яшел Үзән районының Норлат авылы  җирлегеннән чыккан танылган язучылар, шагыйрьләребезнең кайберләре генә.   Норлат авылы клубына якташларыбыз концертын карарга карага килгән  тамашачы авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрбез турында бик  кызыксынып тыңлады. Аларның әсәрләрен яратып кабул итте. Баксаң,  авылыбызның тарихын, якташларыбыз ...

Фаил Шәфигуллин, Афзал Шамов,  Эльмира Шәрифуллина, Юныс 

Сафиуллин, Фирдәвес Зариф -  болар Яшел Үзән районының Норлат авылы 

җирлегеннән чыккан танылган язучылар, шагыйрьләребезнең кайберләре генә. 

 Норлат авылы клубына якташларыбыз концертын карарга карага килгән 

тамашачы авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрбез турында бик 

кызыксынып тыңлады. Аларның әсәрләрен яратып кабул итте. Баксаң, 

авылыбызның тарихын, якташларыбыз турында шундый аз беләбез икән бит.

Тумышы белән Норлат авылыннан артист Фернат Насыйбуллин белән 

Мулла Иле авылында туып үскән талантлы җырчы Фирдания Зарифуллина 

иҗатташ дуслары белән истәлекле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Бу 

чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Якташларыбызның иҗаты белән 

бергә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең әсәрләре үрелеп баруы, эстрада җырлары 

белән берлектә татар халык көйләренең дә яңгыравы концерт программасын 

тагын да мәгънәле, ямьле итте. " Үз авылыңда сәхнәгә чыгуы дулкынландыра 

икән",- ди Фернат. 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 

куелган «Кияүләр» спектаклендә Фернатны кыска гына күренештә кулына 

гармун тотып җырлый-җырлый сәхнәгә чыгуын хәтерлим.Спектакль өчен генә 

кулына гармун алгандыр дисәм,  якташым гармунда менә дигән итеп уйный 

икән бит.  "1990 нчы еллар башында безнең Яшел Үзән районы Норлат авылы 

мәдәният йортына Рамил Кәлимуллин режиссер булып кайтты. Мин ул чакта 10 

нчы сыйныфта укый идем. Ул сәхнәләштергән спектакльдә уйнаучыларны мин 

читтән генә күзәтеп йөрдем. Аннары ул, балалар өчен студия ачып, безне 

спектакльләрдә катнаштыра башлады. Мәктәпне тәмамлаганда, Рамил абый 

миңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына барырга тәкъдим 

итте. Шул елны Рәшит Заһидуллин җыйган курска укырга да кердем", - дип искә 

ала Фернат Насыйбуллин. Фернатхәзер Г. Кариев исемендәге Казан татар 

дәүләт яшь тамашачылар театрындаэшли.Артистбулуыннантышул

укучыларөчен  театртүгәрәгедәалыпбара.  «Мәгарифөлкәсендәге

хезмәтләреөчен»дигәнмедальгәдәлаекбулган.Фернатһәрчак:"  Чит 

илләргә барганчы,   авылга кайтып, балачак дуслар белән хатирәләр 

уртаклашып, гармунда уйнап, җырлашып утыруны өстенрәк күрәм,"- дияргә 

ярата. Бу юлы да иҗатташ дуслары белән авылдашларына күңелле ял 

оештырулары өчен зур рәхмәт аларга. 

Эльвира Гыйсмәтуллина.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X