Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер танылган җырчы Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды

DJ Радикка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

DJ Радик исеме белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Яруллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Мактаулы дәрәҗәне аңа кичә ил башкаласында узган «Яшьләр форумы» кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Радик Яруллин иҗат юлын Мәскәүдә, татарча җырлар чыгарудан башлый. Күпләр аны башкаручы Айрат Сафин белән бергә яздырган дуэтлары аша белә. Радик Мәскәүдә яшьләр өчен татар телендә чаралар оештыра. Соңгы арада артист дини эчтәлектәге җырлар да иҗат итә башлады.
 

Сөенече белән җырчы социаль челтәрендә уртаклашты: «Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт — Рамазан аенда шундый дәрәҗәгә ия булдым! Әти-әнием, хатыным, тамашачым терәк булды», — дип шатлыгы белән бүлеште Радик.

 

 

Фото: rais.tatarstan.ru
Чыганак:Татар эстрадасы тормышы. Яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев