Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб кисәтә!

Прививкадан баш тарту җинаятькә тиң

24 - 30 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы үткәрелә

Сәламәтлек саклау системасының артык йөкләнеше, Украинадагы җимергеч сугыш, пандемиянең дүртенче елы дәвам итү, тормыш сыйфаты кризисы, климат үзгәрешләре һәм медицина хезмәткәрләренең артык арыганлыгы фонында Европа иммунизация атналыгы кампаниясенең девизы һәм максаты булып пандемия тудырган башка йогышлы авыруларга каршы планлы вакцинациядәге җитешсезлекләрне бетерү тора.


Иммунизация атналыгы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә һәм җәмәгатьчелеккә вакытында вакцинациянең дифтерия, кызамык, полиомиелит, кызылча, столбняк кебек куркыныч авыруларның яңадан баш калкытуын кисәтү мөһимлеген искә төшерергә тиеш.
Иммунизация – вакциналар ярдәмендә ясалма иммунитет булдыру юлы белән халыкны йогышлы авырулардан саклау ысулы. Вакцинация бөтен дөньяда йогышлы авыруларны профилактикалау, тыю һәм бетерү өчен идеаль чара булып таныла.
ҺӘР ПРИВИВКА – АВЫРУДАН ЙӨЗ ТАПКЫР КУРКЫНЫЧСЫЗРАК.


Бушлай прививкалар өлкәннәргә һәм балаларга поликлиникаларда, беркетелгән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә

  • дифтерия,
  • столбняк,
  • коклюш,
  • полиомиелит,
  • кызылча,
  • паротит,
  • В гепатитыннан ясала.
     

Болар прививкаларның милли календаренә кертелгән мәҗбүри вакцинацияләр.


Прививкаларның тискәре нәтиҗәләре гадәттә температураның 37-38 градуска кадәр күтәрелүе һәм ике-өч көн дәвамында укол ясаган урында авырту һәм кызару булу белән билгеләнә. Авыр өзлегүләр сирәк күзәтелә. Шуңа күрә җентекле табиб тикшерүе, шәхси прививкалар календарен төзү, вакцинация кагыйдәләрен үтәү прививкадан авыр өзлегүләр барлыкка килү куркынычын киметә.


Вакцинациянең мөһимлеген һәм кирәклеген бәяләү өчен дәлилләр китерәбез, әгәр балага прививка ясатмасалар, ул:

  • кызамык белән авырып китәргә һәм хәтта аннан үләргә яисә үзәк нерв системасына энцефалит рәвешендә зыян килергә мөмкин;
  • коклюш белән авырганда 1-2 ай дәвамында ютәлдән газапланачак, яисә коклюш энцефалитын кичерер­гә мөмкин;
  • дифтерия белән авырый ала, аннан һәр унынчысы үлә;
  • полиомиелиттан соң үләргә яки гомерлеккә гарип калырга мөмкин;
  • туберкулездан саклана алмаячак;
  • эпидемик паротит йоктырырга мөмкин. Ул малайлар өчен аеручы куркыныч;
  • кызылча белән авырырга мөмкин, ул балаларда чагыштырмача җиңел уза, ә менә яшүсмерләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрнең буыннарын зарарлый, ә йөкле хатын-кызларда ана карынында яралгының зарарлануына сәбәп булырга мөмкин;
  • В гепатиты белән авырый ала, аннан соң хроник гепатит, цирроз яки бавыр яман шеше барлыкка килү ихтималы зур;
  • һәр җәрәхәтләнү очрагында анафилактик реакция булмасын өчен столбнякка каршы сывороткасын алырга мәҗбүр булачак.


Шуны яхшы аңларга кирәк: вакцина да дару, ул башка препаратларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки авыруның килеп чыгуын кисәтә.

Әти-әниләр! Исегездә тотыгыз!
Вакцинациядән баш тартып, сез үз сәламәтлегегезне һәм баланың тормышын куркыныч астына куясыз!
Прививкалардан баш тартмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Надежда Александрович,
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының консультация пункты табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев