Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таң йолдызы, маяк бул син барыр юлымда (2нче кисәк)

Клуб мөдире Рамил Шакиров әзерләгән искиткеч җылы кичәдә Олы Шырдан авылы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да нәкъ менә Каюм Насыйри яшәгән чордан «килеп кереп», олы галимебезнең иҗатыннан кайбер күренеш­ләрне, шул эпохадагы тел үзенчәлекләрен дә искә алып (ничек тел әйләнә, ничек барысы да истә кала?!), шулкадәр оста күрсәтте. Афәрин!

***
Кече Шырдан. Татарның бөек энциклопедист галиме турында кайда гына, кайчан гына сүз башласалар да, иң беренче шушы авыл - аның кендек каны тамган авыл искә алыначак. Авылдашлар өчен бу зур горурлык кына түгел, олы җаваплылык та. Шуңа күрә әлеге олы миссияне аңлаучылар «Каюм Насыйриның туган авылын торгызу фонды» тирәсенә тупланды да инде. Аның игелекле эшләре турында киләчәктә дә укучыларыбыз­ны таныштыруыбызны дәвам иттерәчәкбез.
***
1862 елда Каюм Насыйри «Таң йолдызы» дип аталган газета чыгару буенча рөхсәт сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итә. Әмма, билгеле булганча, рөхсәт бирелми. Ә миңа калса, ул үзенең эшчәнлеге белән таң йолдызын күптән кабызды инде. Һәм ул йолдыз, татар күгендә фәнни ачышлар, иҗади эшләр, һәр өлкәдәге зур казанышлар булып, көннән-көн яктырак балкый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев