Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүзсез генә китте батыр булып

Күз яшьләрен тыеп булмый.

5нче гимназиянең акт­лар залында оештырылган чарада бәләкәй кыз гына әнисенең, абый-апаларның ни өчен елаганнарын белми иде булса кирәк. Аңларлык яшьтә түгел шул әле. Әтисенең илебез Герое, чын батыр булуын үскәч аңлар һәм чын күңеленнән горурланачак!

Дагыстан республикасының Буйнакск шәһәренең 136нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасының өлкән лейтенанты, 2014 елда Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясен тәмамлаган якташыбыз Гафур Фәрит улы Шакирҗановның 2022 елның 12 мартында махсус хәрби операциядә гомере өзелгән иде. Кайтырмын, көтегез, дип вәгъдәләр биреп китсә дә, туган ягы, яраткан гаиләсе янына кайтып җитә алмады ул. Моннан нәкъ бер ел элек, 11 мартта соңгы шалтыратуында: «Безнең өчен догада булыгыз!» – дип кенә әйтеп калырга өлгерә, икенче көнне 26 яшьлек егет батыр­ларча һәлак була. Һәм менә шушы көннәрдә 5нче гимназиядә Гафур Шакирҗановның якты истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасы булды.
Ул безнең өчен чын Герой, соңгы сулышына кадәр Ватанын яклады. Бүгенге көндә безнең районнан махсус хәрби операциядә 19 егетнең гомере өзелде. Без аларның һәммәсе алдында да баш иябез. Гаиләләренә ярдәм итеп, улларының истәлеген мәңге хәтердә сак­ларга бурычлыбыз. Уку­чыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: Ватаныгызны яратыгыз! Гафурның әнисенә шундый батыр ул тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт әйтәм. Шушы митингны оештырган гимназия коллективына, хәрби комиссариатка, «Сугышчан бергәлек» оешмасына рәхмәт, – дип сөйләде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.


Ана кеше өчен баласын югалтудан да зуррак хәсрәт бармы икән? Вакыт дәвалый диләр, юк, еллар узган саен йөрәк ярасы тирәнәя генә бара. Шулай да Гафурның әнисе улын искә алу тантанасында үз сүзен әйтергә көч тапты.


Улымны хөрмәтләп килүчеләргә, мемориаль такта куюда җан атып йөрүчеләргә чиксез рәхмәтлемен. Без бу хәрби хәрәкәттә һәлак булган һәр егетне искә алабыз, һәм бүгенге көндә сугыш кырында яуда булган, без тынычлыкта яшәсен дип илебезне саклаган хәрбиләребезне дә онытмасак иде, – диде Азизә ханым.

Ачык йөзле, кешелекле, шук, тормышны яратучан егет. Гафурны белгән һәркем аның турында бары менә шундый сыйфатларны гына җиткерә. Сыйныф җитәкчесе Рәмзия Зарипова да: «Шаян, гадел, һәр мәктәп чарасында актив катнаша торган егет иде. Укытучы буларак орышкан, мактаган чакларыбыз да булды. Мин балаларга һәрвакытта да чын билгене сезгә тормыш куячак дип әйтә киләм. Гафур иң югары билгене алды. Менә бу мемориаль такта бездән соңгы бүләк, истәлек. Мәңге хәтеребездә йөртәчәкбез һәм горурланачакбыз! Укучыларыбызны, балаларыбызны башка югалтмасак иде», дип фикерен җиткерде.

«Юк теләми минем йөрәк, теләми хушлашуны...» Җырчы Иркәнең «Бары тик саубуллашу» җырына ясалган презентация­дә без Гафурның гамьсез балачагы, дәртле яшьлек елларын, әти булып кызын кулына алган иң бәхетле мизгелләрен күрдек. Мөлдерәп аккан күз яшьләрен туктатырлык түгел. Йөрәге өзгәләнгән әнисенә, япь-яшь тол калган хатынына, шомырттай түгәрәк күзле бәләкәй кызына карап күңел бәргәләнә. Ни кызганыч, бер гаепсез яшь гомерләр өзелә. Дөньяларыбыз тизрәк тынычлансын да, барлык ир-егетләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Ә Гафурның урыны җәннәт түрләрендә булсын, йә, Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев