Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суның катылыгы нормадан артык

2012 елның алты аенда 200 административ эш каралып, вазифадагы затларга 618300 сум штраф салынган Хәзерге вакытта шәһәр халкының - 100, авылда яшәүчеләрнең 92 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Шәһәрдә ул 3 су заборы аша бирелә. Көнчыгыш су заборында тимерсезләндерү станциясе файдалануга тапшырылгач, судагы тимер составы гигиена нормаларына...


2012 елның алты аенда 200 административ эш каралып, вазифадагы затларга 618300 сум штраф салынган
Хәзерге вакытта шәһәр халкының - 100, авылда яшәүчеләрнең 92 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Шәһәрдә ул 3 су заборы аша бирелә. Көнчыгыш су заборында тимерсезләндерү станциясе файдалануга тапшырылгач, судагы тимер составы гигиена нормаларына туры килә, әмма катылыгы буенча нормадан ике тапкыр артып китә. Көнбатыш су заборында да шундый ук хәл күзәтелә. Шул сәбәпле суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрергә кирәк.
ТР буенча кулланучылар хокукын яклау һәм кешеләргә уңайлы шартлар тудыру өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсенең Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориаль бүлеге җитәкчесе Екатерина Агееваның җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан аңлашылганча, территориядә су, һава һәм туфрак мониторинг нокталарда даими тикшерелеп тора.
-Хәзер балаларның җәйге ялы бик актуаль, - дип сөйли ул. - Лагерьларны планлы рәвештә тикшердек. Кимчелекләр табылса да, алар артык зур әһәмияткә ия булмады. Алар нигездә туклануга бәйле булып, административ хокук бозу турында 7 беркетмә төзелде. Бөтен лагерьларда санитария-эпидемиология чаралары күрелде. Лагерь җитәкчеләре матди-техник базаны яхшырту чараларына игътибар бирсә дә, лагерьларны бөтен нормативларга яраштыру өчен капиталь чыгымнар таләп ителә. Вазифадагы затларга 11 беркетмә төзелү моны ачык дәлилли.
Территориаль бүлек бу ярты елда 80 планлы тикшерү үткәрүне күздә тоткан булган. Шулар белән бергә 31 тикшерү планнан тыш уздырылган. Нәтиҗәдә 197 хокук бозу очрагы ачыкланган. Төп кимчелекләр сәүдә өлкәсенә туры килә. Әйтик, срогы чыккан товар сату, яисә ашамлыкларны саклау шартларын үтәмәү, йә булмаса, медицина тикшерүләре узу вакыты сакламау, ценникларны дөрес куймау очраклары һәм башкалар. Болар буенча 200 административ эш каралып, 195 очракта җаваплы затларга барлыгы 618300 сум штраф салынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне төзәтү турында 92 күрсәтмә чыгарылган.
- Территориаль бүлек прокуратура, эчке эшләр бүлеге, дәүләт алкоголь инспекциясе органнары белән тыгыз элемтәдә эшли, - дип сүзен дәвам итә Е.Агеева. - Эчке эшләр бүлегеннән яшүсмерләргә законсыз алкоголь эчемлеге һәм тәмәке сату буенча административ хокук бозу турында 87 эш килде. Барысы да каралып, 132100 сумлык штраф салынды. Кайбер сатучылар берничә тапкыр эләгә. Шундыйлар 4 кеше булып, аларга салынган штраф санкцияләре дә артты. Дәүләт алкоголь инспекциясеннән килгән материаллар буенча 14 административ эш кузгатылып һәм каралып, 12 штраф салынды (16 мең сумлык) һәм 2 кисәтү ясалды. Прокуратурадан килгән 34 карар буенча 68300 сумлык штраф салдык.
2012 елның беренче яртысында гражданнардан килгән дәгъвалар белән дә эшләдек. Халык күбрәк кибетләрдә срогы чыккан товар сатылуга, торак пунктларның санитар торышына, су сыйфатына дәгъва белдерә. Озынборыннарның күплегенә ризасызлык белдерүчеләр дә быел шактый булды. Бу ситуация сулыкларны эшкәртү өчен конкурсның соңарып уздырылуына һәм шул сәбәпле субвенцияләрнең соң бирелүенә бәйле булды. Коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән түләүләр дә халыкта ризасызлык тудыра. Һәр дәгъва карала һәм кирәк булганда тиешле урыннарга запрос ясала һәм гариза бирүчегә аңлатма язып җибәрелә. 6 айда кулланучылар мөрәҗәгатьләре буенча 40 аңлатма бирелде.
Е.Агеева сүзләренә караганда, 6 айда район һәм шәһәр территориясендә 14444 йогышлы һәм паразитар авыру очрагы теркәлгән. Йогышлы авырулар белән авыру 2011 ел белән чагыштырганда 1,6 тапкыр кимегән. Бу хезмәт шәһәр күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне дә җитди күзәтчелек астында тота. Мәсәлән, Сабан туенда бөтен сәүдә нокталары контрольдә булып, закон бозучыларга административ җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев