Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сукбай этләр: атарга ярамый ашатырга

Редакция янындагы ике катлы йортлар ишегалдында эт төркеме йөри. Хуҗасыз этләр әле бер кешегә ташлана, әле икенчесенә, 11нче мәктәпкә укырга баручы балалар да бу тирәдән шүрләп уза.

Этләрнең бу тирәне үз итүендә биредә яшәүчеләрнең гаебе юк түгел, ашарга бирүчеләр бар. Электрон мәгълүмат челтәре әлеге проблемага кагылышлы хәбәрләр һәм халык зары белән тулган. Газета укучыларыбыз арасында әлеге проблема турында сөйләшеп алдык.
Фирая Рәхмәтуллина, Мамадыш-Әкил авылы:
- Үзем әллә кая чыгып йөрмим инде мин. Якын тирәдә хуҗасыз этләрне дә күргәнем юк, бу проб­лема турында зарланганнарын да ишеткәнем юк. Этләрне инде аны бу салкыннарда бәйдән ычкындырып алабыз. Азрак уйнап алсыннар, дибез. Әмма шунда ук бәйгә куябыз.
Илдар Хәсәнов, Олы Шырдан авылы:
- Авыл урамнарында хуҗасыз этләр юк дип әйтеп булмый. Алар бәбилиләр, артып торалар. Аннары җәен авылда яшәп, кыш көне шәһәргә китүчеләрнең дә этләре урамда кала. Аларны күрше-тирә ашатып йөри инде, хуҗасыз дип әйтеп булмый. Әмма эт-эт инде ул, аннан нәрсә көтәсең. Авыл җирлеге нишли дип, авыл Советы бездә яхшы эшли. Хуҗасыз эт проблемасына килгәндә, анысын белмим. Атарга рөхсәт юк бугай инде ул...
Зөфәр Исмәгыйлев, Карагуҗа авылы:
- Авылда хуҗасыз эшләр проблемасы юк. Һәрхәлдә, мин ишетмәдем. Бездә күп кеше вахта методы белән эшкә йөри, автобус тукталышына да шактый барасы, зарланучылар юк. Авыл мәктәбенә Бишнә, Күлбаш, Синтәк авылларыннан килеп укыйлар. Балалар җәяү йөреп укымый, автобус йөртә, шуңа күрә аларга да куркыныч янамый.
Альбина Рәхмәтуллина, Яшел Үзән шәһәре:
- Этләр шәһәрдә дә бик күп. Дистәләгән эт берләшеп, кешеләргә ташланганын күргәнем бар. Боларга балалар очраса, нишләрләр дип уйларга да куркыныч. Стоматология поликлиникасы артыннан йөреп булмый, анда алар аеруча күп. Беркөнне шушы урамдагы «Наша марка» кибете янында иртән ир-атны бер төркем эт уратып алды. Алар аны кемдер сызгыргач кына ычкындырды. Шәһәр үзәгендә көпә-көндез этләр шулай хуҗа булып йөрсен инде! Шаккаткыч бит бу! Эт кадерлеме, кешеме, нәтиҗә ясап, аларга каршы заманча көрәш юлын эзләргә кирәктер дип уйлыйм.
Физзәт Фәхретдинов, районның баш ветеринария табибы:
- Районда һәм шәһәрдә хуҗасыз этләр проблемасы белән «Экоресурс» оешмасы һәм район башкарма комитеты шөгыльләнә. Районның Кызыл Яр авылында хуҗасыз этләр өчен «Кот и пес» приюты эшли. Бу оешмада булган һәр эткә котыру авыруына каршы вакцина ясала, дәвалау чаралары үткәрелә. Приютка этне тапшыру алдыннан ветеринария клиникасында тикшерү узарга тиеш.
Район ветеринария берләшмәсе тарафыннан эт һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы прививка да ясала. 2015 елда алар 3229 эткә һәм 1702 мәчегә ясалган. Быел да бу эш дәвам итә.
Марат Нуруллин, «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» җитәкчесе:
- Без бу проблема белән бөтенләй шөгыльләнмибез.
«Экоресурс»ка шалтыраткач, алар сукбай этләр белән «шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» шөгыльләнүен белдерде.
Бу оешмага шалтыратып, сукбай этләрне йоклатып буламы, дигән сорау бирдек. «Кайда яшисез. Адресыгызны әйтегез, этегез кайда?» дип, соравыбызга сорау белән җавапладылар. Димәк, «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ширкәтенең бу проблемага катнашы бар. Кыскасы, без бу мәсьәлә белән беркем дә шөгыльләнергә теләми, дигән фикергә килдек. Тиеш булсалар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев