Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СУГЫШ ХЕЗМӘТЕНДӘ БУЛГАННАРНЫ ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР (+фотолар)

9 май көнне Күгәйдә тантаналы митинг булды. Балалар өлкән яшьтәге авылдашларын җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Авылда бүгенге көндә унсигез тыл хезмәтчәне яши. 1941-45 сугыш елларын өлкән яшьтәге әбиләребезнең гаять авыр хезмәт белән сыналу еллары дип тә әйтергә мөмкин. Нәрсәгә генә җикмәгәннәр мескенкәйләрне! Окоп казумы, урман кисүме, тимер юлын төзүме -...

9 май көнне Күгәйдә тантаналы митинг булды. Балалар өлкән яшьтәге авылдашларын җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Авылда бүгенге көндә унсигез тыл хезмәтчәне яши.

1941-45 сугыш елларын өлкән яшьтәге әбиләребезнең гаять авыр хезмәт белән сыналу еллары дип тә әйтергә мөмкин. Нәрсәгә генә җикмәгәннәр мескенкәйләрне! Окоп казумы, урман кисүме, тимер юлын төзүме - барына да җибәргәннәр япь-яшь кызларыбызны.

- Мине 41енче елда окоп казырга алдылар, аннары тимер юл төзелешенә. Аннан соң мостопоездда тимер юлы күперләрен төзекләндерүдә эшләттеләр.Кышларын зәмһәрир суыкларда елга аша салынган күперләрне төзәткәндә җелеккә үтеп туңуларым әле дә истә. Барлыгы алты ел сугыш хезмәтендә йөрдем мин, кырык алтынчы елда гына өйгә кайта алдым, - дип сөйләде Шафа әби Гайнуллина үзенең үткәннәрен исенә төшереп.

Митингка килгән мөхтәрәм өлкәннәрнең һәръкайсы да шуңа охшаш авырлыклар кичергән, билгеле. Халык алдында чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Хәйретдинов та авыл халкының җиңүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте:

- Ватан сугышы елларында бигрәк тә авыл халкына авыр була. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә барыбыз да хөрмәт белән карыйбыз, аларга олы рәхмәтебезне ирештерәбез!

Язманың тулы вариантын газетабызның 16 май санынна укый аласыз. № 35(2694)

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X