Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Студентлар десанты эчке эшләр бүлегендә булды

Яшел Үзән механика көллияте һәм икътисад, идарә һәм хокук институты филиалының 40тан артык укучысы "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысасында полиция хезмәткәрләренең эше белән якыннан танышты.

Алар бу акциядә бик теләп катнаштылар. Моңа кадәр алар полиция эше турында ишетеп кенә белгән булганнар.

Полицейскийлар - кинологлар һәм экспертлар полиция хезмәте спецификасы белән якыннан танышырга теләгән студентларны җылы каршы алды. Кинология хезмәте үзәге җитәкчесе Сергей Парамонов кунакларга дүрт аяклы ярдәмчеләрне дрессировкалау үзенчәлекләрен күрсәтте. Эксперимент өчен кинологлар ис чыгару максаты белән наркотик матдәне "закладка" итеп ясады. Үз бурычы белән кече инспектор-кинолог, полиция старшинасы Ольга Ефремованың эте - лабрадор Фред беренчеләрдә булып үтәде. Аннан соң полициянең өлкән прапорщигы Андрей Иванов үзенең Ханс исемле Бельгия овчаркасы белән хокук бозучыны ничек тоткарларга мөмкин булуын күрсәтте.

Эксперт-криминалистика үзәгендә студентлар десантын җитәкчесе Максим Митюнин каршы алды. Ул кунакларны бүлекчә эше белән таныштырып, ялган банкнотларга һәм документларга ничек экспертиза ясалуын күрсәтте. Студентлар башка төр экспертизаларны да карарга өлгерде. Аннан соң алар үз хисләре белән уртаклашып, хәзер полицейскийлар эшенә хөрмәт белән караячакларын белдерде.

Соңыннан студентлар десанты милиция тарихы музеенда булып. анда аларны ветераннар советы рәисе Алексей Карин милициянең элеккегесе һәм хәзергесе белән таныштырды. Студентлар үзләре күргәннәрдән соң МВДга мөнәсәбәтләренең тамырдан үзгәрүен белдерде. Аларның кайберләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең ирекле ярдәмчесе булырга теләген дә җиткерде. Бәлки аннан соң аларның әле полициягә хезмәт итәргә дә килүләре бик мөмкин.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев