Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап

— Миңа авылдагы җимерелгән йортка салым килә. Бу түләү килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Инспекциягә салым салу объекты юкка чыгу турында гариза язып мөрәҗәгать иткәнче, яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына әлеге объектны юк итү һәм аңа булган хокукларны туктату турында мәгълүмат керткәнче, әлеге йортка физик затлар мөлкәтенә салым исәпләү дәвам итәчәк. Гариза белән бергә мөлкәтнең юкка чыгарылуын раслаучы документлар (Торак фондын техник исәпкә алучы органнар тарафыннан бирелгән документлар, тикшерү актлары, капиталь төзелеш объектының сүтелүе турында хәбәрнамәләр һ.б.) тапшырырга кирәк. Мәгълүматлар расланганнан соң, вәкаләтле орган сезгә салым салу объектының юк ителүе белән бәйле һәм аны исәп­ләүне туктату турында хәбәр җибәрәчәк. Мәгълүматлар расланмаган очракта, сезгә салым салу объектының юкка чыгуы сәбәпле салымны исәпләүне туктату өчен нигез булмау турында хәбәр җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев