Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау – җавап

2010 елда 56 яшендә ирем үлеп китте.

Пенсиягә дә чыгып өлгерә алмады. 36 ел хезмәт стажы бар иде. Пенсия фондында җыелган акчасын (накопительный) алырга буламы?
 

Газета укучыгыз.

Сорауга җавапны юрист - консульт Энҗе Шакирова бирә:


– Әйе, ирегез вафатыннан соң сез аның пенсия акчасының тупланма өлешен ала аласыз. Гражданның пенсия тупланмаларының хокукый варисларын, хәтта алар арасында бу акчаларның ничек өлешләп бүленәчәген алдан билгеләргә хокукы бар. Пенсия тупланмаларының хокукый варислары гражданның гаризасында күрсәтелгән затлар булырга мөмкин.

Әгәр андый гариза юк икән, закон буенча хокук варислары – туганнар:
беренче чиратта балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, тормыш иптәше һәм әти-әниләре;
икенче чиратта абый-энекәшләр, апа-сеңелләр, әби-бабайлар һәм оныклар.
 

 

Әлеге түләүне алу өчен Россия социаль фондына гариза белән мирас бирүче үлгәннән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезнең очракта билгеләнгән срок инде чыккан, социаль фондтан җавап алырга һәм срокны торгызу өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев