Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Солдатка хат»лар геройларны да елата

Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы, чөнки тынычлыкка хезмәт итүдән югарырак миссия юк.

Ил саклаучыларның батырлыгы – хәзерге тотрыксыз дөньяда үзгәртеп булмый торган тарихның бөек дөреслеге.
Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне – 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне бу­ларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Со­вет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне итеп бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң – Ва­танны саклаучылар көне һәм 2002 елдан ял көне санала.

 
Февраль ае ватанпәрвәр ир-егетләр аена әйләнде дисәк ялгышмабыз. Бөек Ватан сугышы елларына бәйле берничә бөек дата да шушы айга туры килә. 15 февральдә ун елга якын сугыш барган Әфганстан иленнән Совет гас­кәрләре чыгарыла һәм бу көн символга – Истәлек көненә әйләнеп, илдә сугышчы – «әфганчыларга», җир шарының төрле илләрендә «кайнар нокталар» узган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтелә.

 

 Украинадагы махсус хәрби операция башлану да шушы айга туры килә.
Бөек Ватан сугышыннан соң Россия солдатлары һәм шул исәптән яшел үзәнлеләр дә Әфганстанда, Вьетнамда, Кореядә, Төньяк Кавказда, Кубада һәм башка күп илләрдә барган 30дан артык хәрби операциядә катнаша. Сугышчы-интернационалистларны искә алу тантана-митингы 15 февральдә Яшел Үзәннең Җиңү паркында узып, анда муниципаль район җитәкчелеге, сугышчы-интернационалистлар, яшь гвардиячеләр һәм шәһәр халкы катнашты.

 
Бу көн безнең илнең күп геройлар биргән истәлекле бите дә, шул ук вакытта фаҗигале тарихы да, диде җыелучылар каршында чыгыш ясаган Яшел Үзән муниципаль районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин. Яшел Үзәннән дә бик күп сугышчылар анда катнашып, хәрби бурычын лаеклы үтәп чыкты.

 
Яшел Үзәннән 1133 кеше Әфганстан сугышында һәм Төньяк Кавказда контртеррористик операциядә катнаша. Шуларның 26сы һәлак була.
 

Бүгенге Истәлек көне илнең исеме нинди булуга карамастан, әмер һәм бурыч үтәгән батыр ир-егетләргә багышлана, – диде Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты рәисе вазгефасын башкаручы Александр Старостин. –Без туган якларына әйләнеп кайта алмаган сугышчыларны онытмаска, һәм, шул ук вакытта, Украина территориясендә хәрби бурычын үтәүчеләр белән горурланырга тиеш. Мәңгелек ут яна икән, без солдатларны онытмыйбыз дигән сүз, илебез дә бөек һәм җиңелмәс булып кала!

 
Кызганыч, бүген тарих яңа битен ача: Россиянең чәчәк атуына канәгатьсезлек белдерүчеләр арта. Хәзер Украинада барган махсус хәрби операциядә Яшел Үзән сугышчы-интернацио­налистларның балалары һәм оныклары катнаша. Шуларның 18енең гомере өзелгән.
 

Тантанада хәрби операциядә катнашучы, Татарстанның «Тимер» батальоны сугышчысы, Норлат авылында туып-үскән Рөстәм Зыятдинов та катнашты. Аңа ярты ел хезмәт иткәннән соң кыска вакытлы ял бирелгән. Ул бу операциягә үз теләге белән китүчеләрдән. Без, әлбәттә, Рөстәмнең шундый кыю адым ясавына һәм илнең чын патриоты булуына сок­ланмый кала алмыйбыз. «Хезмәтегез авырмы?» – дигән сорау урынлы булмаса да, бирдек: «Җиңел түгел, анда – сугыш, бирешмибез!» – диде ул бер сүз белән. Кыс­ка һәм аңлашыла. Шулай да, сугышчан рухларын ничек күтәрүләре дә кызыксындыра.

– Мәктәп укучылары язган «Солдатка хат»лар безгә көч бирә. 1,2нче сыйныф укучылары хатларын күз яшьләрсез укып булмый. Татарстаннан даими килеп торган гуманитар ярдәм бик булыша. Сезнең каршыда мин менә шул киемнәрдә басып торам. Ашарга-эчәргә җитә. Берәү дә ач түгел.
Балаларның солдатларга чын күңелдән язган самими хатларының бөтен ярдәмнәрдән өстен торуы аңлашыла да, чөнки алар үз балаларын, туган якларын сагынуларны җиңеләйтә, тагын да зуррак батырлык­лар кылуга этәрә.
 

Рөстәм Зыятдинов хәрби операциягә узган елның 5 сентябрендә иленә шундый кыен вакытта ярдәм кирәген чын күңелдән аңлап, хезмәтенең гади булмаячагын белеп киткән кеше. Туганнарының үгетләүләренә дә бирешмәгән. Дөресен генә әйткәндә, ул аларны факт алдына куйган да.

Бу хакта җәй буе уйлап йөрдем-йөрдем дә, китәргә кирәк дигән төп фикергә килдем, егетләргә ярдәм кирәклеген бик яхшы аңладым. – ди ул. – Якыннарымны нык борчуга саласымны белсәм дә, уйлаганымны тормышка ашырырга булдым.

Ничек борчылмасыннар ди, гаиләсе, ике баласы бар: улы Әскәргә – 10, кызы Әдиләгә – 12 яшь кенә бит әле. Әти бик кирәк яшьтә әле алар. Хатыны Алсу баш хисапчы булып эшли. Рөстәм үзе – машина йөртүче. Менә шул җайга салынган эшен калдырып, гаиләсен һәм әти-әниләрен хафага салып, катлаулы карарга килергә дә батырлык кирәк. Бу үзе бер кыю адым, кайсы яктан уйлап карасаң да. Рөстәмнең хатыны Алсу: «Беребезне дә тыңламады. Бик борчыла башлагач, кае­нанам: «Бу бармый, теге бармый, ә кем бара? Барысы да кызганыч. Күз яше түгеп, кайгы таратмагыз!» – дип әйтеп, барысына да нокта куйды. Без аның бары исән-сау әйләнеп кайтуын гына телибез, көн-төн шундый теләк белән яшибез!» – диде. Әлбәттә, «кайнар ноктада» кайнаган Рөстәмнең үзенә генә түгел, ә туганнарына да көтүе җиңел түгелдер, аны бер минутка да догасыз калдырмыйлардыр.
Рөстәм гаиләсе белән Казанда яши. Хатыны –Алсу тумышы белән Казаннан. Рөстәмнең Норлатта яшәүче әти-әнисе – Әлфия һәм Фәрит Зыятдиновларның хәзер хаҗга киткән вакытлары туры килгән.

 
Ә хәрби операциядә безнең героебыз сугыш атлары – танкларны ягулык белән тәэмин итә. Бик җаваплы хезмәт, ягулыксыз бу көчле сугыш машинасы бер метр да алга бара алмый. Даими рәвештә алгы сызыкка ягулык ташу, төннәрен фарасыз йөрү билгеле бер осталык та сорый, өстәвенә, таныш булмаган урыннар, дошман уты астына эләгүләр. Барлык кыенлыкларны санап та бетерә алмассың, берсүзсез, катлау­лы. Сугыш баргач үлүчеләр дә, яраланучылар да булмый түгел, була. Яшәүләре – махсус җиһазландырылган җылы окопларда. Җибәрелә торган гуманитар ярдәмне дә алып торалар. Якташлары – норлатлылар җибәргәннәрне дә, бик кирәкле тепловизорларны да.

 
Рөстәм Зыятдинов контрактны ярты елга төзегән булган, срогы 18 февральдә чыкса да, ул автомат рәвештә озайтылган. Кайчан кайту-кайтмаулары срогы Россия Президенты әмере белән генә хәл ителәчәк.
Кыска ялга туганнары белән күрешергә кайткан ирекле сержант Рөстәм Зыятдиновның әлегә рәсми рәвештә бирелгән герой исеме булмаса да, ул контрактына кул куйган көненнән үк герой һәм илнең чын сакчысы. 

 

Көн саен, сәгать саен үлем белән күзгә-күз очрашкан, гаиләсенең, туганнарының, Ватанының киләчәге өчен бурычын намус белән үтәгән батыр­ларның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Һәм Рөстәмнең үзенең дә: «Барысы да яхшы! Алга! Безнекеләр җиңелми!» – дип әйтүе, безгә дә, үзенә дә ышаныч хисе өсти.

 

Аңлашыла да, «Тимер»леләр, «Алга»лылар һәм мобилизацияләнүчеләр дә, һичшиксез, җиңү белән кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев