Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шольц, Киевкә танклар бирүдән чыгып, Украиндагы хәрби низагның кайчан тәмамланачагын әйткән

Киевкә Көнбатышның заманча танкларын бирүгә карамастан, Украинадагы конфликтның якын киләчәктә тәмамланмаячагына әзер булып торырга кирәк, дип белдергән Германия канцлеры Олаф Шольц.

Шул ук вакытта ул Германия Федератив Республикасының 14 Leopard 2 танкын бирү турында карарын, Украина кораллы көчләре өчен нәтиҗәле һәм файдалы булачак, дип бәяләгән.

Канцлер билгеләп үткәнчә, “кызганычка, конфликт якын киләчәктә тәмамланмаячак, әмма Россия Киевкә ярдәм күләменең кимүенә исәп тотарга тиеш түгел”. Шулай ук Шольц тагын бер тапкыр махсус хәрби операциянең дөньякүләм конфликтка әйләнмәскә тиешлеген белдергән.
“Бу барыбызга да аңлашыла. Махсус хәрби операциянең Россия белән НАТО арасындагы сугышка әйләнмәве өчен мөмкин булганның барысын да эшлиячәкмен”, – дип басым ясап әйткән Германия канцлеры.

Исегезгә төшерәбез: кичә Германия Украинага Leopard 2 танкларын бирү турында белдерде, шулай ук башка илләргә дә немецләр җитештергән танкларын Киевкә җибәрергә рөхсәт итте. Моннан тыш АКШ Украинага 31 Abrams танкын бирәчәк. Шулай итеп, Украина Көнбатышта җитештерелгән заманча йөзләп танкка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев