Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда атна башына һава торышын фаразладылар

23 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Күбесенчә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан,  уртача тизлектә. Төнлә термометр баганасы -12... -17 градус күрсәтсә, аязганда -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез иң югары температура -6... -11 градус.

24 гыйнварда, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә минималь температура, иртән - 14... -19 градус, аязганда -23 градуска кадәр. Көндез иң югары температура -7... -12 градус.

25 гыйнварда төбәктә уртача җил булачак. Төнлә -18 градуска кадәр, ә аязганда -22 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -5... -10 градуска кадәр җылыначак. 

 

Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

 

МаратХәялүтдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев