Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шимбә көнне ЯҮМРның 65 еллыгы һәм «Хәтер бакчасы» (Зур Ключи янында Хан утары) хөрмәтенә аллея утыртылачак

Чараның программасы:

11:00 -11:30 - Барлык кунакларны каршылау

11:30 - 12:30 - "Игелек бакчасы" («Сад Доброты») территориясендә алмагачлар утырту (катнашучыларга утырту өчен инструкцияләр һәм эш кораллары бирелә)

12:30 - 13:30 - Урамда төшке аш 🍴 🥣

12:30 - 13:30 - Бәйрәм концерты 🎤 🎶

13:30 - 14:30 - Чараның рәсми өлеше. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев һәм төзелеш компаниясе хуҗасы И.Ф.Гыймадовның сәламләү чыгышлары 🌳 🌱 🌿

14:30 -15:30 - Чыршы утырту һәм Хәтер аллеясын ачу (катнашучыларга утырту өчен инструкцияләр һәм эш кораллары бирелә)

Чараның иң кечкенә кунаклары өчен шулай ук күңел ачулар әзерләнгән:

11:30 - 13:30 - Аниматорлар белән балалар программасы (балалар уеннарда, биюләрдә һәм башка күңел ачуларда катнаша алачак)

11:00 - 15:00 - Батутлар һәм саф һавада күңел ачулар (балалар батутларда сикерә һәм башка актив уеннарда катнаша алачак)

15:30 - 16:00 - Чараны ябу һәм оештыручыларның рәхмәт сүзләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев