Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Штрафлар арта

2012 елда, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен, штрафлар күләме арта. Бу үзгәрешләр РФның 2011 елның 21 апрелендәге 69нчы законында каралып, ике этапта гамәлгә кертелә. 2012 елның 1 гыйнварыннан кертелүче үзгәрешләр пассажир йөртүче һәм йөк ташучы җиңел таксиларга кагыла. Әйтик, салонда мәгълүмат булмаса, касса чегы яисә квитанция бирелмәсә, таксига төсле график...

2012 елда, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен, штрафлар күләме арта. Бу үзгәрешләр РФның 2011 елның 21 апрелендәге 69нчы законында каралып, ике этапта гамәлгә кертелә.

2012 елның 1 гыйнварыннан кертелүче үзгәрешләр пассажир йөртүче һәм йөк ташучы җиңел таксиларга кагыла. Әйтик, салонда мәгълүмат булмаса, касса чегы яисә квитанция бирелмәсә, таксига төсле график схема яисә фонарь куелмаса, пассажир йөртү яисә йөк ташу өчен фрахтование килешүе булмаса, болар өчен җаваплылык каралган. Шулай ук, заказ буенча пассажирларны документсыз яисә исемлексез йөрткән, язмача фрахтование килешүе төзелмәгән килеш заказ буенча йөк ташыган өчен, түләү алучыга җавап бирергә туры киләчәк.
Мондый очракларда машина йөртүчегә штраф - 1дән алып 5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга - 10нан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 30дан алып 200 мең сумга кадәр салына.
Шулай ук 2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чарасына җиңел таксиның танытучы фонарен һәм төсле график схемасын законсыз куйган өчен җаваплылык каралган. Физик затларга ул - 2,5 мең сум, вазыйфадагы затларга - 20 мең сум, юридик затларга - 500 мең сум. Шул ук вакытта дәүләт теркәлү билгесе хокук бозу сәбәпләрен ачыклаганчы ук тартып алына, ә законсыз куелган фонарь конфискацияләнә. Шундый транспорт чарасы белән идарә иткән шоферга 5 мең сум штраф яный.
Яңа елдан, светофорның тыелган сигналына кергән өчен, штраф суммасы 700 сумнан 1 мең сумга кадәр арта. Стоп-линия янында машинасын туктатмаучылар 800 сум штраф түләргә тиеш булачак. Ә юл чатына чыгып, юл хәрәкәтен катлауландырган машина йөртүчеләргә 1 мең сум штраф салынырга мөмкин (хәзер кисәтү генә ясала яисә 100 сум штраф салына). Болардан тыш, өстенлекле транспорт чарасына юл бирмәүчеләргә штраф арта - 1 мең сумга кадәр җитә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X