Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребез үсә, яңара

Билгеле булганча, шәһәребездә 1970 елларда бер катлы йортлар күп иде. Әмма 1970 еллар ахырында, 1980 елларда бер катлы шәхси йортлар урынына күпкатлылары төзелә. Светлая урамына 1978 елда Иван Заикин исеме бирелә. Кем соң ул Иван Заикин? Ул безнең якташыбыз, комсомолның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1943 елның август аенда Белоруссиядә һәлак...

Билгеле булганча, шәһәребездә 1970 елларда бер катлы йортлар күп иде. Әмма 1970 еллар ахырында, 1980 елларда бер катлы шәхси йортлар урынына күпкатлылары төзелә.

Светлая урамына 1978 елда Иван Заикин исеме бирелә.
Кем соң ул Иван Заикин? Ул безнең якташыбыз, комсомолның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1943 елның август аенда Белоруссиядә һәлак була. Бөек Ватан сугышы каһарманы ул.
Бу чорда ябык колхоз базары, яңа тимер юл вокзалы, Ленин урамында «Алтын балык» кафесы, Гоголь урамында медицина училищесы өчен яңа бина, автовокзал төзелә.
Шәһәрнең төзелеш тарихында 1986 ел аеруча истә калырлык. Бу елда Тынычлык микрорайонында азык-төлек кибете ачыла, июнь-июль айларында Фрунзе урамында 72 фатирлы йорт эксплуатациягә бирелә, ә Тынычлык микрорайонында 111 фатирлы, Паратск урамында 40 фатирлы йорт сафка баса.
Юбилей урамында - 69 фатирлы, Паратск урамында - 12 фатирлы, Фрунзе урамында тагын 165 фатирлы торак йортлар төзелеп, август-сентябрь айларында файдалануга тапшырыла. Ә Карл Маркс урамында төзелгән балалар бакчасы нәниләр өчен зур бүләк була. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Күренеп тора: шәһәр үсә, яңара. Шәһәр белән бергә кешеләрнең дә аң дәрәҗәсе, мәгариф, мәдәнияте үсә.
1982 елда Тынычлык бистәсендә 1296 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелә, хәзер биредә А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей урнашкан, бүген анда 1500гә якын бала белем һәм тәрбия ала.
Комаров урамында 580 урынлык сәнгать мәктәбе ачыла. 1993 елда Королев урамында балалар поликлиникасы, ә 1990 елда 120 койкага исәпләнгән бала тудыру йорты аякка баса.
Балалар мәнфәгатен тормышка ашыру буенча әкияти шәһәрләр төзү, уйнау урыннарына шактый зур игътибар бирелә бу елларда.
Әхәт Садриев,
туган якны өйрәнүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев