Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр көне мәдәният елына багышлана

30 августта халыкның көтеп алган бәйрәме - шәһәр көне. Быел ул мәдәният елы кысасында узачак. Рәсми булмаган статистикага караганда, яшел үзәнлеләрнең 90 проценттан артыгы музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укыган, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөргән. Шуңа күрә быелгы шәһәр көне мәдәният учреждениеләре чыгарылыш укучыларының очрашуы формасында узачак. Бәйрәм чаралары ике өлешкә бүленә...

30 августта халыкның көтеп алган бәйрәме - шәһәр көне. Быел ул мәдәният елы кысасында узачак. Рәсми булмаган статистикага караганда, яшел үзәнлеләрнең 90 проценттан артыгы музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укыган, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөргән. Шуңа күрә быелгы шәһәр көне мәдәният учреждениеләре чыгарылыш укучыларының очрашуы формасында узачак. Бәйрәм чаралары ике өлешкә бүленә - иртәнге һәм кичке.

11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр шәһәр халкы өчен алты мәйданчык эшли:

-"Родина" мәдәният сарае мәйданы - балалар өчен: викториналар һәм аниматорлар, иҗат коллективлары чыгышлары, асфальтка рәсем ясау һәм бизәлгән бала коляскалары бәйгеләре;

-тарихи-мәдәни мирас музее мәйданчыгы: чәчәкләр күргәзмәсе, бакчачылар өчен "Түгәрәк өстәл", предприятие һәм учреждениеләр ясаган чәчәк экспозицияләре;

-кояш сәгате яны: социаль учреждениеләре оста куллары ясаган әйберләр күргәзмәсе;

-шәһәр күле яны: гадәттәгечә бал-алма ярминкәсе. Актив ял яратучылар өчен спорт ярышлары. "Бригантина" һәм "Мастер" спорт мәктәпләре укучыларының, судомоделист һәм автомоделистларның күрсәтмә чыгышлары, күлдә - катамараннар;

-Горький исемендәге мәдәният сарае яны: балалар өчен оештырылган чаралардан тыш, парикмахерлар һәм визажистлар эшли.

14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр:

Горький исемендәге мәдәният сарае мәйданы: "Иң көчле-2014" кубогына экстрим ярышлар.

Кичке чаралар 15 сәгатьтә башлана:

"Колотов" исемендәге стадионда Горький исемендәге заводның "Авангард" һәм Серго исемендәге заводның "Прогресс" командалары футбол матчында очраша. Монда шулай ук "Иң яхшы-2014" кубогына ишегалды футболы буенча йомгаклау турниры була. Катнашу өчен гаризалар 5-90-20 телефоны аша кабул ителә. Аннан соң, шушы стадионнан шәһәр һәм район , предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мактаулы гражданнар һәм ветераннар колоннага тезелеп Ленин урамы буйлап чыгачак.

Беренче тукталыш - "Родина" мәдәният сарае яны һәм "Театр" фонтаны мәйданы. Анда төрле елларда музыка һәм сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның очрашуы һәм чыгышлары һәм алар да колоннага кушылачак.

Алдагы тукталыш - тарих-мәдәни мирас музее мәйданы һәм кояш сәгате яны. Ике мәйданчыкта да сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар очраша, музей яңа экспозиция әзерли.

Ленин урамы Җиңү паркына кадәр буш тормаячак. Урамның ике ягы буйлап сәнгать мәктәбе һәм галереясында укучыларның вернисажлары куелачак.

Чираттагы тукталыш - Горький исемендәге мәдәният сарае яны. Иҗат коллективлары җыелачак.

Финал тукталыш - "Авангард" стадионы. Монда 17 сәгатьтән башлап сәүдә нокталары, аттракционнар эшли, музыка яңгырый.

Тантаналы өлешкә кадәр яшел үзәнлеләргә тәкъдим ителә:

-армреслинг буенча "Форпост" кубогын оту;

-шахмат уеннарында катнашу;

-тирда атышу;

-"Шәһәр кубогын" оту;

-волейбол турнирында катнашу.

Вәгъдә ителгәнчә, "Экстрим-парк"ның бер өлеше ачылып, "Новая волна-2014" кубогына экстремаль спорт уеннары ярышлары булачак.

18 сәгатьтә шәһәр әләмен тантаналы чыгару, "алтын" гаилә парларын һәм яшь парларны, мактаулы кешеләрне котлау. Аннан соң - зур концерт программасы. Бәйрәм 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, бәйрәмгә рәхим итегез, рәхәтләнеп көнозын күңел ачыгыз!

ӘЛФИЯЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев