Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезгә килгән авырлыкны бергә күтәрербез

Физик мөмкинлеге чикле кешеләрне читләтә алмыйбыз. Җитешсезлек белән туамы ул, тормышта гарипләнәме - барысы да үзебезнең җәмгыятьнеке. Һәм менә шул ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз белән бәйле мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк. А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган очрашуда сүз нәкъ шул турыда барды. Китапханәнең уку залындагы түгәрәк өстәл тирәсендә Яшел...

Физик мөмкинлеге чикле кешеләрне читләтә алмыйбыз. Җитешсезлек белән туамы ул, тормышта гарипләнәме - барысы да үзебезнең җәмгыятьнеке. Һәм менә шул ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз белән бәйле мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк.

А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган очрашуда сүз нәкъ шул турыда барды. Китапханәнең уку залындагы түгәрәк өстәл тирәсендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, дәүләт оешмалары җи­тәкчеләре һәм инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре утырышты. Бу чараның әһәмиятен статистика мәгълүматлары белән дәлиллик. Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә 14128 инвалид бар. Шуларның 519ы - балалар. Гарип бала тәрбияләүче ялгыз аналар - 51, икешәр бала инвалид булган гаиләләр - 5, коляскада утыручы гарипләр - 525, чукраклар - 240, сукырлар 82 кеше исәпләнә. Күргәнегезчә, авыр хәлдә калган кешеләребез шактый һәм алар белән бәйле мәсьәләләрне дәүләт күтәрсә генә хәл итәргә мөмкин. Әлеге утырышта инвалидлар җәмгыятьләре вәкилләре үзләрен борчыган сорауларны район башлыгына җиткерде. Аларның күбесенә шунда ук җавап та бирелде. Әйтик, авыручы һәм гарип балаларның тешләрен дәвалауга кагылган сорауга шәһәр стоматология хастаханәсенең баш табибы Илшат Идрисов җентекләп аңлатма бирде. Ә менә 4нче хастаханәдә, яңа җиһазлар кайтарылуына карамастан, ни өчен УЗИның эшләмәвен аңлатучы булмады. Шулай ук, гарип балаларны дәвалый торган белгеч-табибларның җитешмәве аркасында зур кыенлыклар килеп чыгуы турында да әйтелде. Гарипләргә уңайлыклар тудыру буенча чаралар күрелсә дә, җиренә җиткереп эшләнмәгәннәре дә очрый. Мисалга, күп катлы йортларга керүче ишек төпләрендә куелган пандуслар тәнкыйтьләнде. Авыр булгач, коляска этүче хатын-кызлар аларны сүтеп-җыеп куя алмый интегә. Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелеккә дә дәгъва белдерелде. Гарипләрне йөртүче махсус автобус сатып алу өчен акчаның аз җыелуы билгеле булгач, Александр Тыгин:
- Яшел Үзән халкының бу мәсьәләгә битарафлылыгы мине шаккаттырды, - дип белдерде.
Өч миллион сум торган махсус автобус алырга хәйрия ярдәме нибары биш йөз мең сум туплаган...
- Шулай да сезне куандыра алам: иганәчеләр булышлыгы белән ала алмасак та, ул автобусны дәүләт үзе бирәчәк. Киләсе елның гыйнвар-февраль айларында ул бездә булачак. Ә җыелган акчаны инвалидларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итәргә тотарбыз, - диде башлык.
Чыннан да, физик мөмкинлеләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтү өчен эшлисе эшләр байтак әле. Бергәләп тырышканда аларны тизрәк башкарып чыгып булыр иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев