Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез бит ватан терәге (2нче кисәк)

Колхозда «ЗИЛ-157» ма­ши­насына утыра, «КамАЗ»да да җилдерә, озак еллар фермада оператор булып эшли. Бүгенге көндә музейда хезмәт куя. Хәер, болары моның хөкүмәт эшләре генә, Әнвәр абыйны авылның алтын куллы остасы дияргә мөмкин - кулыннан килмәгән эше юк. Авылдашлары да: «Бөтен нәрсәгә мастер ул безнең», - дип кенә җибәрә. Чынлап та,...

Агачтан кисеп бизәкләр ясаумы, мунча миче чыгарумы, кирпеч өеп куюмы, ут кертүме, эретеп-ябыштыру дисеңме... «Әнвәр абый, нәрсә эшли белмисең соң син?» - дип сораган идем, аптырап калды. Гадәттә малайлар бөтен эшкә әтисеннән күреп, өйрәнеп үсә. Ә Әнвәр абыйга мондый бәхет тәтеми. Бик иртә әтисеннән ятим калган малайның шуның кадәр эшкә тырыш, булдыклы булып тәрбияләнүе, әлбәттә, бары соклану уята. Авылдашым буларак та, Әнвәр абыйның бик тә ярдәмчел, кешелекле булуын беләм. Аңа нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, каршы килми. Авылның зиратын, мәчетен карап торуда, авылдашларын соңгы юлга озатуда да нык ярдәмен күрсәтә.
- Бабайлар ни кушса, шуны эшлим, баш тартмыйм. Аннан, читкә китеп эшләгәнем юк. Эшлим дигән кешегә, шөкер, авылда да хезмәт җитәрлек, кемгәдер капка, йә булмаса сарай төзисе. Өй салуның бер авырлыгын да күрмим. Бөтен кирәк-ярак материал булса, барысы да җай белән бара ул. Хезмәт кешене яшәтә, эш булып торсын, чөнки шулай яшәве күңеллерәк, җиңелрәк тә, - ди ул.
Бар уе гел эштә икән дип уйлый күрмәгез, Әнвәр абый буш вакытларында китаплар укырга ярата, гарәп хәрефләрен өйрәнә, мәчеткә йөри. Еш кына ул әйткән моңлы азан тавышы авылга ямь өсти. Күпләр һәрнәрсәне вакыт юклыкка сылтарга ярата. Күргәнегезчә, өлгермим дип сөйләнергә ярату ул бер сәбәп кенә. Иң мөһиме күңелеңдә, нәрсәгә тотынсаң да, теләк, омтылыш булу. Бу яктан авылдашымны үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Гомумән, Әнвәр абыйны мин бик тә бәхетле дияр идем. Үзенә тиң, уңган-булган хатыны, тормышында зур терәге Резидәсе бар, әтием диеп, ике кызы өзелеп тора. Ә тулы бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?! Шул бәхеттән аермасын сезне Аллаһ Тәгалә.
Илебез тынычлыгын саклап кайткан, бүгенге көндә хәрби хезмәттә булучы барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Илебез - тыныч, көннәребез имин булсын!
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев