Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сеткаларыбызны коткарыгыз!

Безнең шәһәрдә кцнкъреш калдыкларын аерым җыю тарихы 7 ел элек башланган иде.

Ул вакытта яшәүчеләрнең күпчелеге нәрсәне дә булса кабат эшкәртеп була дип уйламагандадыр, мөгаен. Шулай итеп, мең адымлы юл башланды.
Соңгы вакытка кадәр без нәрсәләргә ирештек?


Безнең кечкенә булмаган төбәктә башка бер шәһәрдә дә пластик шешәләр һәм канистрлар өчен аерым савыт – сеткалар юк.
Бездән хәтта казанлылар да көнләшә. Әйе, алар һәр ишегалдында да юк, әмма шәһәр һәм район буенча 140 данә. Бу бик күп!
Безнең шәһәрдә калдыкларны аерым җыю шкафлары бар һәм һәркем анда макулатура, металл, чүпрәк һәм пластик ташлый ала.
Бездә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә макулатура, пластик капкачлар һәм батареялар җыю буенча даими акцияләр уза.
Безнең ЭкологичноЗеленодольск проекты кысаларында икенчел чимал тапшырырга мөмкин. 40ка якын икенчел чимал фракциясе безнең катнашучыларга полигоннарга илтелүче калдыкларны киметергә мөмкинлек бирә.
Без җыйган барлык икенчел чимал эшкәртүгә җибәрелә.
Сетка, шкафлар, акциягә бер оешма - «Экотрейд» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Алар безнең партнерлар һәм без эшләгән күп нәрсә алар аркасында гына гамәлгә ашырыла.
Кешеләр бу 7 ел эчендә калдыкларны аерым сортлый башладылар.
Без бик күп сүзләр әйттек, күп хәрефләр яздык, Балалар белән бакчаларда, мәктәпләрдә һәм чараларда уйнадык, эшкәртү өчен дистәләгән тонна чимал җибәрдек, тонналап хәйрия фондына юлладык... һәм гадәти күзгә күренми торган башка бик күп эшләр башкардык.
Без чүп-чарның азрак булуын һәм ресурсларның күбрәк булуын телибез!
Тик Яңа елга пластикның бәясе бик төште, ә шәһәр ишегалларында безгә кагылышы булмаган чүп-чар коллапсы барлыкка килде.

Чүп өеме яныннан үткәндә, аларның кая илтеләчәге турында уйламадыгызмы?

Тарифлар, кемнең кемгә тиешлеге турында файдасыз һәм озак фикер алышырга мөмкин, әмма мондый сөйләшүләрнең нәтиҗәсе нинди?

Логистикага бәяләр арту, ә пластикка төшү - әлеге савыт-сеткаларга хезмәт күрсәтүне зыянга эшләүгә китерде. Эшкәртү производстволары сортланган икенчел чималны гына кабул итә, сеткаларга һәм шкафларга кайчагында барлык төр калдыкларны рәттән ташлыйлар, ә бит линияләрдә аларны сортларга аеручы персоналга хезмәт хакы түләргә кирәк.

Нәтиҗә: сеткалар азайганнан азая.
Ә безгә барлык каналлар буенча ризасызлык белдерүчеләр һөҗүм итә: «Без калдыкларыбызны бүлеп җыярга күнеккән, моның ни өчен кирәклеген аңлыйбыз, сеткаларыбызны кире кайтарыгыз!» диләр.


Хәзер без аерым чүп җыю тулысынча бетү бусагасында торабыз..
Без кабат чүп-чар пакетларын пластик савытлар белән дә тыгызлап тутыра башлыйбыз һәм ишегалларындагы чүп-чар таулары кабат үсәчәк.

Калдыкларны минималь генә булса да сортлаган кешеләр, кулларыгызны күтәрегез дә әйтегез әле, сезгә мондый көнкүреш гадәтләрен башлау һәм үзгәртү җиңел булдымы?

Менә шул, ташлау тагын да авыррак булачак.
Без дә, «Экотрейд» ҖЧҖдә үз эшчәнлегебезне ябу чигендә.

Без һәркемгә - халыкка, шәһәр иминлеге өчен җаваплы структураларга мөрәҗәгать итәбез:

Безгә көнкүреш калдыкларын аерым җыю мөмкинлеген шәһәргә кайтарырга булышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев