Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сергей Шойгу: “Украина хәрби көчләре февраль аенда 11 меңнән күбрәк кешесен югалтты”

Февраль аенда Украина хәрби көчләре 11 меңнән артыграк кешесен югалтты, дип белдергән оборона министры Сергей Шойгу Россия кораллы көчләре җитәкчелеге белән үткәрелгән селектор киңәшмәсендә.

Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Көнбатыш илләре “Россияне корал көче белән сындыру” стратегиясе кысасында Украинага корал һәм хәрби техниканы торган саен күбрәк җибәреп, Украина армиясе солдатларын өйрәтү программасын киңәйтә. Әмма НАТО илләре Киев режимына ничек кенә ярдәм итмәсен, Украина гаскәрләренең уңышлары күренми. Киресенчә, Украина хәрби көчләре арасында югалтулар нык арта”, дип билгеләп үткән министр.

Украинаның гыйнвардагы югалтулары 40%ттан күбрәккә арткан: Киев бу айда 6500 дән артыграк хәрбиен югалткан.
“Киев режимының үз халкына карата битарафлыгы гаҗәпләндерә: ул, көнбатыштагы кураторларына яраклашырга тырышып, бернинди югалтулар белән дә исәпләшми. Шул ук вакытта безнең өчен солдатлар һәм тыныч халыкның гомерен, сәламәтлеген саклау иң мөһиме булып кала”,
дип басым ясап әйткән Шойгу.

Министр аныклап үткәнчә, Россия хәрбиләре Артемск шәһәрендә – Украина хәрбиләренең Донбасстагы мөһим оборона үзәгендәге көрәшне дәвам итә.

Артемовск шәһәрен азат итү алга таба Украина хәрби көчләре оборонасын кыен хәлдә калдыру мөмкинлеген бирәчәк.
Россия армиясе соңгы вакытлардагы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Донецк һәм Купянск юнәлешләрендә 5 авылны:

* Николаевка;
*Двуречное;
*Красная Гора;
*Гряниковка;
*Парасковиевка авылларын азат итүгә ирешкән.


Шойгу әйтүенчә, кораллы көчләр махсус хәрби операция кысасындагы бурычларын үтәүне дәвам итә.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев