Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатучы гамәлләре законлымы?

Кулланучы хокукы

Кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы сорауларга «Татарстан Респуб­ликасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе Яшел Үзән филиалының консультация пунктының гомуми гигиена табибы Надежда Александрович җавап бирә .


Мин пенсионер булганлыктан, акчамны экономияләргә мәҗбүр. Шушы көннәрдә бер кибеткә кердем һәм яшелчә бәяләрен башка сәүдә нокталарында шул ук товар бәяләре белән чагыштыру өчен фотога төшерергә булдым. Әмма, кибет администраторы миңа бу мәгълүматның «коммерция сере» булуын әйтеп, моны эшләүне тыйды. Сатучының гамәлләре законлымы?

Юк, сатучының га­мәлләре законлы түгел. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән расланган ваклап сату-алу килешүендә, сәүдә объектларында, сатучы тарафыннан билгеләнә торган һәм кулланучыларның ирекле үтемлелеге өчен билгеләнмәгән урыннардан тыш, теләсә нинди чыганаклардан мәгълүмат эзләү һәм алу хокукларын чикләү, шул исәптән товарны фотога төшерү юлы белән дә, әгәр мондый гамәлләр Россия Федерациясе законнары һәм Халыкара шартнамәләре таләпләрен бозмаса, кулланучыларның хокукларын чикләү рөхсәт ителми.


Фатирда ремонт ясыйм һәм кичә коридорга линолеум сатып алдым. Кич белән аны җәеп карагач төсен дөрес сайламаганлыгымны аңладым (обойларга туры килми). Мин кулланучының товарны, әгәр ул төс буенча туры килмәсә, куллануда булмаса, 14 көн эчендә алмаштыра алуы турында ишеткәнем бар. Әмма минем очракта сатучы линолеумны алмаштырып бирүдән баш тартты. Сатучы хаклымы?

Әйе, бу очракта ул хаклы.
Чыннан да, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 2 февралендәге №2300-I РФ Законының 25нче маддәсендәге 1нче пункты нигезендә, сатып алынган көнне санамыйча, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яисә комплектациясе буенча туры килмәсә, әлеге товар сатып алынган сатучыдан шундый ук товарга алыштырырга хокуклы. Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алыштыру, күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзенчәлекләре, тутыру, фабрика ярлыклары сакланса башкарыла.
Алмаштырылмый торган товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче номерлы законының 25нче маддәсендәге нигезләмәләр белән расланган. Күрсәтелгән исемлекнең 4нче пункты нигезендә төзелеш һәм бизәү материалларын (линолеум, пленка, келәм һ.б.) һәм бәясе озынлык берәмлеге белән билгеләнә торган башка товарларны алмаштырып булмый.


Кичә кибеттә товар сатып алган вакытта сатучыда сдача юк иде. Ул миңа моның өчен тагын берәр нәрсә сатып алырга яки вак акча бирергә тәкъдим итте. Бу дөресме?

–Юк, бу дөрес түгел.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16нчы маддәсендәге 2нче пункты нигезендә, мәҗбүри башка товарлар сатып алуга этәрү тыела. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучыга хезмәт күрсәтүдән баш тарту да, аңа өстәмә товарларны көчләп тагарга омтылу да, шулай ук купюраларны мөстәкыйль рәвештә алыштыру кебек үк, сатучы ягыннан законсыз.


Җитештерүче яраклылык срокларын билгеләргә тиешме һәм нинди товарларга?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге №2300-I РФ законының 5нче маддәсендәге 4нче пункты нигезендә җитештерүче (башкаручы) яраклылык срогын – товар (эш) билгеләнгән вакыттан соң куллану өчен яраксыз дип саналган чорны билгеләргә тиеш. Саклану вакыты куела:
азык-төлек продуктларына, парфюмерия­косметика товарларына, медикаментлар, көн­күреш химиясе һәм башка шундый әйберләргә;
башкаручы эше өчен.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев