Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават Миңнеханов улына исем сайлап куйган

***

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Татарстан – Яңа гасыр» каналында кунак булган. Тапшыруны алып баручы Айваз Садыйров белән Әдилә Сәфәрова аларга тамашачылардан килгән сорауларны биргән.
«Мәдинә үсеп җитте инде, ә кайчан яңа герой барлыкка киләчәк?»дигән сорауны укыды Айваз Садыйров.


«Аллаһтан сау-сәламәт балалар бирсен, картайган көндә безгә терәк булсыннар, дип сорыйбыз инде. Аллаһтан  гына тора», дип җавап бирде Салават Миңнеханов.
«Мәдинәгә быел 4 яшь тулды инде. Без планлаштырабыз, Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар»,дип сүзгә кушылды Гүзәлем.
«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават.
«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – диде Гүзәлем.
«Икесе дә берьюлы була ала бит. Аннары ИлСафның «берсе – ай, икенчесе – кояш» җырын җырлыйсыз инде», дип, Айваз Садыйров иҗади гаиләгә игезәк балалар теләде.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев