Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават Фәтхетдинов шатлыгы белән уртаклашты: «Дүртенче тапкыр бабай булдым!»

Салават Фәтхетдинов: «Кичә малайлы булдык!»

Кичә Татарстанның һәм Башкортостанның Халык артисты Салават Фәтхетдиновның дүртенче оныгы туган. Бу хакта җырчы социаль челтәрендә хәбәр итте.

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм, килене Рузиянең уллары туган. Сабыйның исеме дә билгеле — Дамир.

Рөстәм баһадирның фотосын куеп «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. 09.05.23. Рәхмәт җаным» дип язган.

Салават үзе исә: «Хәерле иртә, дуслар! Кичә малайлы булдык — Рөстәмнең улы туды! 4 нче тапкыр бабай булдым» дигән.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев