Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саклану министрлыгы өлешчә мобилизацияне дәвам итү турында имеш-мимешләргә аңлатма бирде

Россиядә резервистларны өлешчә мобилизация кысаларында чакыруны яңадан башлау планлаштырылмый, дип белдерделәр оборона белән идарә итүнең илкүләм үзәгендә.

Илдәге кешеләрне имеш-мимешләргә ышанмаска һәм провокацияләргә бирешмәскә, шик булган очракта ведомствога сораулар белән мөрәҗәгать итәргә чакырдылар.

Министрлыкның кайнар линиясенә мобилизацияне дәвам итү ихтималы турында сораулар килә башлады, дип хәбәр иттеләр оборона белән идарә итүнең илкүләм үзәгендә. Ведомство мондый имеш-мимешләрне аңлы рәвештә таратыла торган дезинформация дип бәяли.

«Өлешчә мобилизация кысаларында өстәмә бернинди чаралар планлаштырылмый һәм үткәрелми. Россия Саклану министрлыгы гражданнарны провокацияләргә бирешмәскә чакыра», – диелә хәбәрдә.

Хәрби ведомство вәкилләре Россия гражданнарына тәүлек дәвамында консультация бирү дәвам ителүен искәртте һәм сорау туган очракта кайнар линиягә шалтыратырга киңәш итте. Ул эшли башлаганнан бирле 12,8 меңнән артык мөрәҗәгать каралган.

Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация Президент Владимир Путин карары буенча узган елның 21 сентябреннән 28 октябренә кадәр үткәрелде. Резервта торучылар һәм үз теләге белән китүчеләрне исәпкә алып, бу чорда өлешчә мобилизация кысаларында 318 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә китте. Өлешчә мобилизация тәмамлау турында карар имзаланмады, әмма Кремльдә бу мәсьәләнең ябык булуын белдерделәр.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев