Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булыгыз: мошенниклар яңа төр алдау чарасын уйлап тапкан

Татарстанда, башка регионнардагы кебек үк, телефон ялганчылары күбәйде. Аферистлар хәзер югалган әйберне таптык дип кешеләрне алдый башлаганнар.

Документларын яисә кыйммәтле әйберләрен югалтучылар, гадәттә Интернетка яисә массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итә. Андый игъланнарда , кагыйдә буларак, үзләре һәм югалган әйберләре турында мәгълүмат та урнаштыра. Мошенниклар менә шуннан файдалана да инде.

Аферистлар игълан авторына шалтыратып, югалган әйбернең аларда булуын һәм аның өчен түләү сорап, очрашу урынын билгелиләр. Очрашу вакыты килеп җиткәч, корбаннарының башын әйләндереп, очрашу урынын үзгәртеп торалар, төрле кибетләрне атыйлар, түләү терминалын эзләттереп аптыраталар. Зыян күрүче телефоннан шалтыратучы шартларына риза булып, акча күчерелү белән югалалар, телефонны алмыйлар.

Әлеге җинаятьләрне ачуы авыр, чөнки аферистлар , кагыйдә буларак, ирекләреннән мәхрүм ителгән урыннардан шалтырата. Кайвакыт бу эш белән элек хөкем ителүчеләр шөгыльләнә.

Практика күрсәтүенчә, хөкем ителүчеләрдән зыянны каплату авыр эш. Гадәттә аларның түләрлек мөлкәте булмый һәм ирекләреннән мәхрүм ителгән урыннан ул түли дә алмый.

Әгәр дә шундый шалтыратулар була икән, чит кешеләргә артык ышанып бетмәгез. Югалган әйберегезнең кайбер билгеләрен генә атагыз. Үзегез дә шалтыратучыдан табылган әйбернең үзегез генә белгән билгеләрен сораштырыгыз. Әгәр дә ул болардан баш тарта икән, димәк ул - мошенник!

Шуны да онытырга ярамый, әгәр дә игълан бирүче алдан бүләкләү турында язмаган булса, табучы аңардан аны таләп итә алмый. Бу очракта бүләкләү мәсьәләсен әйбер хуҗасы үзе хәл итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X