Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребез үсә, киңәя

Җәяүлеләр өчен асылмалы күпер һәм яңа парк төзеләчәк

Киңәшмәдә 2022 ел ахырында Әйшә бистәсенең Яшел Үзән районы чикләрендә «Яшел Үзән» яңа торак комплексы төзелә башлады.

Проектта 17 күпфатирлы йорт, сәүдә үзәге, шәхси балалар бакчасы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы бар. Моннан тыш, биредә күлле яңа парк төзеләчәк, ул шәһәрнең барлык кешеләре өчен ачык булачак.
Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев белән киңәшмәдә яңа төзелешне исәпкә алып, социаль инфраструктура мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

–Безнең район үсә, киңәя, «Зур Яшел Үзән» буенча актив эш алып барыла һәм без, беренче чиратта, юл инфраструктурасын һәм социаль объектларны файдалану ягыннан шәһәрлеләрнең һәм «Үзәндә» яшәүчеләрнең ихтыяҗларын анализларга тиеш», – диде Михаил Афанасьев.


Инвестор Тимур Егоров Мирный микрорайоны белән комплексны тоташтырачак һәм турыдан-туры Ломоносов исемендәге 18нче лицейга чыгачак җәяүлеләр өчен асылмалы күпер төзү планлаштырылуы турында сөйләде. Яшел Үзән («Зеленая Долина») халкы шәһәр мәктәпләрендә укый алачак. Моннан тыш, җәяүлеләр күпере күзәтү мәйданчыгы булып хезмәт итәчәк.
Шәһәр ягыннан яңа транспорт маршруты эшләнәчәк һәм тукталыш павильоннары урнаштырылачак. Машина төзүчеләр урамында юлны киңәйтү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.


Мирный микрорайонының парк зонасы да киңәя. Яңа «Яшел Үзән» паркы «Каенлык» белән тоташтырыла, үз маршрутын үзгәртә. Чаңгы трассасының километражы арта, яңа күл барлыкка киләчәк. Шулай ук районның яшел каркасын ныгытачаклар, анда киселгән коры агачлар урынына төрле агачлар утыртылачак.


Беренче йортларны 2024 елда ук тапшыру планлаштырылган.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X