Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр тынычлыгы вокзалдан башлана

18 февральдә Россия Федерациясенең тимер юл, һава һәм су транспорты объектларында хезмәт итүче эчке эшләр органнары транспорт полициясе оешу көнен билгели

Бу хезмәтне оештыруның рәсми датасы булып 1919 елның 18 февралендә, «Тимер юл милициясе һәм тимер юл сагы оештыру турында»гы декретка кул куелганнан санала.

Төп бурычы булып җинаятьчелеккә һәм террорчылыкка каршы көрәш, пассажирларның шәхси һәм мөлкәти иминлеген тәэмин итү, травматизмны профилактикалау кала.


Транспорт комплексы – бик мөһим һәм катлаулы механизм, ул хокук саклау органнарыннан зур игътибар таләп итә.
Тимер юл транспортына килгәндә, бүген поезд һәм электричка хезмәтләреннән файдаланмаган кеше юк. Ләкин, юлда пассажирларның куркынычсызлыгын кем һәм ничек тәэмин итүе турында бик аз кеше уйлана. Ә аларның иминлеге турында кайгырту поездларга утырганчы ук башлана. Металл детекторлы рамкалар, кизү торучы полиция хезмәткәре – җинаятьчеләр һәм шулай ук һөҗүм итүчеләр юлында беренче киртә. Юлда барганда пассажир поездларын да транспорт полициясе нарядлары озата бара, пассажирларның тынычлыгын саклый.


Шушы һөнәри бәйрәм көне уңаеннан озак еллар транспорт милициясендә хезмәт куйган запастагы өлкән прапорщик, хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Ногъманов белән очраштык.


Әңгәмәдәшем бик аралашучан, гади, шул ук вакытта бик итәгатьле кеше булып чыкты. Автобиографиясе күпләрнекенә охшаш та, аерыла да. Ул Яшел Үзәндә туыпүсә, 5нче мәктәпне тәмамлап, ПТУдан тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга. Бик күпләр кебек беренче хезмәт чыныгуын Серго исемендәге заводта ала. Армиягә дә шуннан китә. Аннан кайтуга ук шәһәр электр челтәренә урнаша, «Зеленодольск» совхозында да эшли. Шулай да ул үзен тагын да катлаулырак тармакта – эчке эшләр органнарында сынап карарга була. Гадәттә, полициягә (ул вакытта милиция) килүчеләр хезмәтләрен нәкъ патруль-пост хезмәтеннән башлап җибәрә. Альберт та искәрмә булмый. Шул сират күперен уза алсаң, син алдагы сынауларга да түзә аласың дигән сүз. Аннан соңгы хезмәт еллары аның транспорт милициясенә бәйле. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының линия идарәсенә караган Казан тимер юлында бүлек командиры дәрәҗәсенә җитә. Беренче Чечня сугышы барган еллар була ул.

Бүлек командиры буларак аңа хезмәткәрләр арасыннан Чечняга җибәрү өчен кешеләр сайларга кушыла. Ул башта үзе үрнәк күрсәтеп, 2 айга командировкага китә. Гудермес станциясендә тәртип саклый, күпер аша пассажир һәм товар поездларының куркынычсыз йөрүен тәэмин итә. Әлбәттә, сугыш барган урында хезмәт тыныч кына үз җаена узмый инде ул, төрле вакытлар була. Ике айдан исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Кайнар ноктага тагын бер тапкыр бару мөмкинлеге булса да: «Язмышымны сынамаска булдым», –ди Альберт Ногъманов. – Ул вакытта гаиләм, ике кечкенә улым бар иде инде».


Транспорт милициясендә хезмәт иткән елларында «Казан-Самара», «Казан-Мәскәү» поездларын озатып йөри, Казан станциясендә дә эшли. Соңгы елларын Зеленый Дол станциясендә хезмәт куя.


– Халык бездә эчәргә ярата. Ә эчкече ул йә үзе җинаять кыла, йә җинаятьче корбанына әйләнә. Андыйлар станцияләрдә һәрдаим очрап тора. Урлаулар, талау­лар, алдаулар – барысы да очрый. Җинаятьчеләрне кайнар эздән тоткан очрак­ларны санап та бетергесез. Поезд-электричкаларда йоклап китүчеләрне дә караклар күзәтеп кенә йөри иде. Җинаятьчеләрнең поездлардан сикереп төшеп калган вакытлары да булды, без аларны барыбер тота идек. Без дә йоклап ятмадык, тәртипне нык сакладык. Пассажирлар нигездә үзләре гаепле була, сумкаларын, акча-документларын тиешенчә сакламый, йә булмаса зур сумкаларга салып йөртә. Поезддан төшкәч, үзләре таксига утырып китеп, шундый кыйммәтле әйберләре салынган зур сумкаларын тукталышта онытып калдыручылар да булды. Ярый, бәхетләренә без уяу тордык. Тагын шулай бер хатын-кыз банкоматтан акчасын алырга онытып киткән иде. Күпмедер вакыттан соң килде ул акчасы артыннан, табылганга үзе дә ышанмады. Вокзал ул үзе бер дөнья, ниләр генә булмый да, ниләр генә күрмисең анда. «Рассадник» дип әйтү, мөгаен, дөресрәк булыр. Элегрәк Себер якларыннан вахтадан эшләп кайтучыларны кәкре каенга терәтү очраклары күп иде. Әйтәм бит, эчеп харап булалар. Ә җавап бирергә безгә кала.

Альберт Ногъманов хәзер лаеклы ялда булса да, кул кушырып өйдә утыра торганнардан түгел. Зур фирмада контроль хезмәте белгече вазифасын башкара. Эшен әйбәт һәм перспективалы дип саный. Буш вакытларын да заяга уздыр­мый. Моторлы көймәсендә балыкка йөрергә, урманда гөмбә җыярга, алмаз мозаика белән шөгыльләнергә ярата. Ике улы һәм кызы гаиләләренә булыша, онык­ларын да бик ярата, хатынын хөрмәт итә.
Мин – закон тыңлаучан кеше, барысына да үз көчем белән ирешергә тырышам. Һәр туган көннең кадерен беләм, хәзерге эшемдә дә мине хөрмәт итәләр. Хәтта ялларымны файдага уздырам, балаларымны да шуңа өйрәттем. Җәйләрен утрауларга барып ял итәбез, чит илдә түгел инде, үзебездәге, Иделдәге утрауларда әлбәттә. Кошлар сайрый, озынборыннар талый, әмма бик рәхәт! дип сөйли Альберт Ногъ­манов.Очрактан файдаланып, транспорт полициясендә хезмәт итүче барлык коллегаларымны һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Һәммәсенә имин көннәр генә теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев