Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев: “Тынычланырга кирәк!”

Нинди өч операция көтә аны?

Ни өчен Рөстәм чираттагы биеклек – Эверестка күтәрелмәскә уйлаган? Бу адымнан аны нәрсә тотып тора?

31 яшьлек Рөстәмнең язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр инде. Гади, дүрт саны төгәл кешеләр җөръәт итмәгән эшләргә алына торган бөркет бит ул. Күптән түгел, Көньяк Американың иң югары биеклегенә – Аконкагуага, әлеге мәлгә соңгы биеклеккә (6962 метр) дә ул ике кулында гына, тугыз көн менгән.  Алдагы биеклек – Эверест! Әмма ул анда ашкынмый әле. Якташыбыз үзен өч операция көтүен белдергән.

  “Без быел Эверестка күтәрелергә тиеш идек, әмма мин сәламәтлегем начарюын тоям. Мин нык арыдым. Һәр биеклек миңа титаник авырлыклар аша бирелә. Мин күп нәрсәләр турында сөйләмим, сүз дә әйтмим, башкалар мине кызгануын һәм сөйләвен теләмим. Тынычланырга кирәк. Бу елны мин үземә, сәламәтлегемә багышлыйм.  Мин өч: кулбашыма, урология буенча, ЛОР операцияләр ясатырга тиешмен. Минем киләчәккә планнарым зур – бу дөньяга глобаль масштабта ничек йогынты ясарга. Мин аны тормышка ашырырга омтылачакмын. Мин аны тормышка ашырачакмын. Ә сездән мин һәрвакыт теләктәшлек көтәм, чөнки берүземә авыр булачак” , – дип язган Рөстәм социаль челтәрләрдә.

Без Рөстәмгә чын күңелдән сәламәтлек телибез!  Операцияләре уңышлы үтсен. Чөнки аңа карап торган гаиләсе, чәчәктәй чибәр кызлары бар. Рөстәм гаиләсенә кирәк! Сәламәтлеген ныгытсын да, аннан карар – менәргәме тагын тауларга, юкмы.

Рөстәм, без синең белән горурланабыз һәм фәкать изге теләктәбез! Үзең сайлаган миссияне тормышка ашыруың бу чорда аеруча мөһим!



Чыганак:  «Өмет» гәзите | газета «Омет» Вк төркеме

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X