Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә төзәтмәләргә кул куйды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә төзәтмәләргә кул куйд

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» законга кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында басылып чыкты.

Закон нигезендә, 10 көннән соң Рөстәм Миңнехановның вазифасы башлык (Рәис) дип аталачак. Конституциядән президент вазифасы алына.

Документта барлыгы 29 үзгәреш бар. Шул исәптән Конституциянең 1 маддәсе үзгәрә, аннан суверенитет һәм республика һәм федераль үзәк вәкаләтләрен чикләү турындагы шартнамә турында искәрмәләр алына.
Татарстан гражданлыгы турындагы маддә үз көчен югалткан дип таныла.

Республика башлыгы вазифасына кандидатна моннан соң татар телен белү мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта бер үк затның хакимияттә булу сроклары буенча чикләүләр бетерелә.

Исегезгә төшерәбез, конституциягә яңа төзәтмәләр бүген ТР Дәүләт Советы утырышында өч укылышта кабул ителде. Алар өчен 73 депутат тавыш бирде. Тугыз парламентарий гына моңа каршы иде, ә берсе тыелды.

"Коммерсан-Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев