Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә поездларда өске ятак пассажирлары 2023 елда иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында аскы ятакларга утырырга хокуклы

Әлеге кагыйдә үзгәрешләре 2023 елның көзендә үз көченә керәчәк.

2022 елда РФ Транспорт министрлыгы поездларда пассажирларның шикаятьләре аркасында тимер юлда пассажирлар йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Хәзер документта, өске ятак пассажирларының ризык кабул иткәндә аскы киштәләргә утыру хокуклары язылган.

📌📌Документ нигезендә, 2023 елның 1 сентябреннән, проводник таләбе буенча, түбән киштәдәге пассажир өстәге сәяхәтчегә урын бирергә тиеш.

Иртән (7.00дән 10.00гә кадәр) һәм кичен (19.00дән 21.00гә кадәр), өске ятактагы юлчыга 30 минутка, төшке ашка (12.00 дән 15.00 гә кадәр) максимум бер сәгатькә өстәл артында утырырга рөхсәт бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев