Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә яңа туган сабыйлар өчен яңа түләү барлыкка килергә мөмкин

Бу аз керемле гаиләләр өчен 30 мең сумлык сертификат булачак.

Тиешле закон проектын Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары әзерләде.

Сертификатны керемнәре ике региональ яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирергә тәкъдим итәләр. Аны бала өчен кирәк-яракларга сарыф итеп була.

«Бала тугач, ата - аналарда бик күп әйберләр - коляска, кровать, бала төрә торган өстәл, кечкенә ванна, памперслар, кием һәм башка әйберләр сатып алу зарурлыгы туа. Аз керемле, бигрәк тә студент гаиләләр өчен аларны сатып алу зур кыенлыклар тудыра», диелә документка аңлатма язуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев