Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә берничә яңа закон үз көченә керде

Аларга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.

  • ✅Ватанга хыянәт өчен гомерлек төрмә турында — элек бу маддә буенча иң күбе 20 ел иректән мәхрүм итү каралган;
  • ✅«армияне дискредитацияләгән өчен» алган гражданлыгыннан мәхрүм итү турында;
  • ✅ халыкара оешмаларның «законсыз карарларын» үтәүдә ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында —биш елга кадәр иректән мәхрүм итү;
  • ✅Диверсия һәм террорчылык өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыру турында:
  • ✅Диверсияләр өчен 20 елга кадәр колония (элек 15 булган).
  • ✅Халыкара террорчылык өчен-12 елга кадәр колония (10 иде);
  • ✅кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырган һәм илдәге хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән гамәлләр кылган өчен — 20 елга кадәр (15 иде);
  • ✅Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен җәзаның минималь чиге 5 елдан 7 елга кадәр арттырылды.
  • ✅ иреклеләрнең мәҗбүри дактилоскопиясе турында Закон;
  • ✅ Донбасс ополченецларын һәм Украинадагы сугышның барлык катнашучыларын ветераннар дип тану турында;
  • ✅ «наркомания» диагнозы кую турында (закон «наркомания» төшенчәсенә төгәллек кертә һәм бу диагноз куелган очракта мәҗбүри медицина тикшерүен процедуралар исемлегеннән төшереп калдыра);
  • ✅даруларны рецептсыз саткан өчен җаваплылык турында;
  • ✅балигъ булмаганнарга вейп сатуны тыю турында;
  • ✅2023 елның 1 июненнән аларны бары тик кибетләрдә һәм павильоннарда гына сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул белән яки автоматлардан вейп сату тыела;
  • ✅шулай ук яңа Закон ароматлаштырылган сыеклыкларның, шул исәптән никотинсызларның  да, әйләнешен чикли, кибетләрдә аларга ташламалар ясауны тыя.


Чыганак: @tatnewstatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев